Арча район Мәдәният йортында 5 октябрь көнне Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. “Һәр ел саен көтеп алына торган бәйрәмнәрнең берсе – ул Укытучылар көне. Быелгы елыбыз да Укытучылар һәм остазлар елы. Ул да ахырына җитеп килә. Ләкин укытучы һөнәре иң мөһимнәрнең берсе булып кала. Чөнки ул безне, халкыбызны, милләтебезне алга алып бара. Безнең районыбызда бу юнәлештә эш югары дәрәҗәдә куелган. Елдан-ел олимпиадада җиңүчеләр арта. Бүгенге көндә укытучылар коллективының хезмәтенә төпле бишле куям”, – дип, котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде ул үз чыгышында.
Шулай ук чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да катнашты. “Хөрмәтле укытучылар, сезнең җилкәләрдә зур җаваплылык. Сез үсеп килүче буынны тәрбиялисез. Әнә шул сез биргән белем-тәрбия еллар узгач үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде”, – дип, залда утырган барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул. Мөхтәрәм кунак ветеран укытучыларга рәхмәтен җиткерде, яшь мөгаллимнәргә уңышлар теләде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, мәгариф идарәсенең куанырлык эшләрен тагын бер кат ассызыклап үтте.
Ветеран укытучылар исеменнән гомерен әлеге һөнәргә багышлаучы өлкән буын райондашыбыз Наилә Миңнемуллина чыгыш ясады. Үзе язган шигырьләрен сөйләп, яшь буын укытучыларга балаларны һәм сайлаган һөнәрләрен ихлас яратырга өндәде.
Районыбызның мәгариф өлкәсендә зур эшләр башкарып, республика һәм районкүләм мактауга лаек булган укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирүче педагогларга, мәктәп җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары, Диплом-медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән Кушлавыч балалар бакчасы җитәкчесе Равилә Әюпова, Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе Рузалия Вәлиева, Арча 9нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фәнисә Гатауллина, Өчиле төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурфия Зарипова, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Рания Николаева, Курса-Почмак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Рәхимова, Арча 1нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алсу Садриева, Сикертән төп мәктәбе директоры Шәүкәт Сөнгатов, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Хәйретдинова, Ашытбаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлүсә Шәйхетдинова бүләкләнде.
Котлау сүзләре җыр-бию һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Укытучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедия бүләк итте.
Гөлнур Миннебаева