6 октябрьдә район шахмат клубында өлкәннәр декадасына багышлап шахмат турниры үткәрелде. Анда Арча һәм төрле районнардан 32 шахматчы катнашты. Араларында Россия, Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган спортчылар да бар иде.
Ярыш йомгаклары буенча Арча районы командасы беренчелекне яулады. Кукмара районы – икенче, Биектау районы өченче урында.
Шәхси беренчелектә Кукмарадан Марат Закиров иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Арчадан Данил Рәхимов – икенче, Сабадан Мулланур Мусин өченче урында.