Арча үзәгендә кибетләр янында медицина машинасында гриппка каршы вакцина ясадылар.
Машинада табиб-инфекционист Полина Владимировна Климина да бар иде. Арча үзәк хастаханәсенең яшь табибы белән таныштык. Бик ачык табиб. Казаннан укып бетереп кайткан. Эшен ярата. “Гриппка каршы иң нәтиҗәле чара вакцина, – дип аңлатты яшь белгеч. – Җылы һавадан соң салкыннар башланганда кешенең организмы стресс кичерә һәм авыртырга мөмкин. Грипп вирусы организмга нык зыян салырга, төрле өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алдан вакцина ясатуың хәерле“. Бер 15ләп кеше вакцина ясатты. 12 тулганда гына үзәк китапханә хезмәткәрләре йөгереп килде. Вакцина ясатырга килүчеләр, узган ел бик каты грипп белән авырттык, дип быел вакцина ясатырга булганнар. Авырмыйк!
Румия Саттарова