Кинотасмаларны алды-артлы җилкәгә күтәреп, иң яхшы фильмнарны гына алып кайткан
Кешеләр бар да бер төрле генә булып яратылсалар, һич тә күңелле булмас иде, дип язганым бар иде инде. Менә шәһәребездә яхшы таныш Тәнзилә Закированы гына алыйк.
Аңа сәерсенеп караучылар да бар, чөнки алар аны якыннан белми. Ә без, редакция хезмәткәрләре, Тәнзиләне көтеп алабыз, ул күренмәгән көнне нәрсәдер җитмәгән кебек була. Карап торышка гына шундый, бик тә тапкыр, зирәк кеше ул. Кирәкмәгән сүзне бөтенләй “ишетми“, ә кирәклесен шундый итеп ябыштырып куя, ул чыгып киткәч тә шул турыда гаҗәпләнеп сөйләшеп алабыз әле.
Тәнзилә Урта Бирәзә авылыннан. Кечкенәдән Хәдичә әбисе тәрбиясендә үсә. “5“кә генә укый. Руслар андыйларны “самородок“, ягъни тумыштан талантлы кеше, диләр. Тагын да укыган булса, кем булыр иде әле. “Миннән күчереп утырганнар соңрак хәйран гына урыннарда эшләделәр“, – ди ул. Арчаның 2нче урта мәктәбендә укыганда чаңгы ярышларында актив катнаша.
Әби белән үскән Тәнзиләгә бик яшьтән эшкә җигелергә туры килә. Өйдәгесен әйткән дә юк инде, колхоз эшләренә дә бик иртә катнаша башлый. 14 яшендә кинога билетлар сатучы итеп куялар. Менә шул кызның киләчәген билгели дә инде. Тора-бара үзе киномеханик булып китә, читтән торып техникум тәмамлый.
Ул чорда телефоннар да юк, телевизорда бер-ике канал гына, клублар кинофильм булган көнне халык белән шыгрым тулы. Ул һинд киноларын икешәр-өчәр көн чират торып карыйлар.
Тәнзилә Закированың 40 елдан артык куйган хезмәтен ачык чагылдырган бүләкләрен карап утырам. Районның иң яхшы киномеханигы дигән мактаулы исемне күп тапкырлар алган ул. Республикада да һәрвакыт алдынгылар рәтендә, намуслы хезмәте, җиткерелгән планнарны арттырып үтәгәне өчен күпме Рәхмәт хатларына, дипломнарга, грамоталарга лаек булган. Татарстанның, аннан соң Россиянең мактаулы кинематографисты дигән исемнәрне юкка гына бирмиләр!
– Яңа кинофильмнарны Казанга, Биектауга барып алып кайта идем, – ди ул. – Арча белән авыллар арасында күп вакыт җәяү йөрелде.
Кинотасмаларны алды-артлы җилкәгә күтәреп (“100 килога кадәр җитә иде“, – ди ул) “Таткинопрокат“тан поездга йөгерә. Поезддан төшкәч тагын җәяү Урта, Зур Бирәзәләрдә, Арчада “Октябрь“, “Колос“ мәдәният йортында кино куя. Иң яхшы фильмнарны гына алып кайта, Арчада “Фантомас“ фильмын ничек караганнары турындагы легенда бүген дә яши әле.
Зур Бирәзә авылы янында газчылар бистәсе барлыкка килгәч аларның җитәкчеләре, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов Тәнзиләне кино куярга чакыра. Бер кичне авылда күрсәтә, икенче кичне – газчыларда.
Төзелештә дә эшләп ала Тәнзилә (фатир алып булмасмы, дип), әмма кино куюны ташламый! “Кино дибез, Тәнзиләне уйлап, Тәнзилә дибез киноны уйлап“, – дип әйтсәк тә, һич ялгышмабыз. “Әле бүген дә караучы булса кино куяр идем!“ – ди ул.
Инде күптән кино куймаса да, Тәнзилә Закированы онытмыйлар. Ул үзе дә оныттырырга ирек бирми. “Арча“ радиосына, район газетасы редакциясенә кереп кемне дә булса һөнәри бәйрәмнәре, туган көннәре белән котлый. “Безнең дә хәлне белеп тора ул“, – ди район Мәдәният йортының агитбригада җитәкчесе, Арча сандугачы Расих Галимҗанов. Кибетләргә кереп тә тәртип салып чыга.
Әле шушы көннәрдә генә район Мәдәният йортында Тәнзилә Закирова хөрмәтенә матур гына кичә үткәреп алдылар. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, район Мәдәният йорты агитбригадасы җитәкчесе Расих Галимҗанов, “Арча“ радиосы хезмәткәре Гөлназ Газимова Тәнзилә Закирова турында бик матур сүзләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Расих Галимҗанов, Данис Гайфуллин матур җырлар бүләк итте.
Ильяс Фәттахов