Бүген МБМБУ “Бала үсеше – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы” базасында Республика күләмендәге “Сөмбелә чибәре – 2023” балалар иҗаты бәйгесе булып узды.

2023 елның 20 октябре, җомга

Бәйгедә Балтач, Саба, Биектау, Арча  муниципаль районнары балалар бакчаларыннан тәрбияләнүчеләр катнашты. Конкурсны үткәрүнең төп максаты – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең сәләтле балаларын ачыклау, туган телдә сәнгатьле сөйләм  күнекмәләрен, сәхнә осталыгын үстерү һәм  камилләштерү иде. Конкурста катнашучыларның барысы да лаеклы дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International