Үрнәк авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре катнашында концертлар бара. Максаты – үзебезнең егетләргә ярдәм итү.
Иске Төрнәле авылы клубында да махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үтте.
Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждение-ләре хезмәткәрләренең бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Алар барлык зур чараларны кулга-кул тотынып, бергә-бергә оештыра. Аннан һәр авылның үз үзешчәннәрен дә катнаштырып, авыл саен концерт куеп йөриләр. Концерт кына түгел, һәр чара шулай үтә. Махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен Үрнәк, Урта Пошалым, Түбән Пошалым, Югары Пошалым, Казанбашта маскировка өчен сеткалар үргәннәр. Теләге, җае, вакыты, мөмкинлеге булган һәр кеше үз өлешен керткән. Башка эшләрдә дә алар бергә.
Хәйрия концертына килгәндә, идеясен Үрнәк мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Шәвәлиева әйткән, безгә дә кушылырга кирәк, дигән тәкъдим керткән, моны башка мәдәният хезмәткәрләре күтәреп алган.
–“Без бергә” республика-күләм акциясенә кушылып, Түбән Оры, Яңа Кенәр якларында шундый чаралар үтә. Әйдәгез, без дә оештырабыз, – диде ул. Киңәшләшеп программасын, планын төзедек һәм эшкә тотындык. “Без бергә” дип атадык концерт программасын да. Бу хакта Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаковка җиткердек. Ул хуплап каршы алды, – диде Иске Төрнәле клубы җитәкчесе Фәнис Тимашев. – Безнең Үрнәк авыл җирлегенә сигез клуб һәм Мәдәният йорты керә. Бүгенге көнгә Иске Төрнәле, Кече Төрнәле, Күлтәс, Түбән Пошалым, Урта Пошалым авылларында концертлар куелды. Казанбаш, Лесхоз, Казанка, Югары Пошалым авылларында куясы бар. Үзешчәннәрне дә катнаштырабыз. Аларга да зур рәхмәт. Аеруча зур рәхмәтне башыннан ахырына кадәр безнең белән йөргән Урта Пошалымнан өлкән яшьтәге үзешчән җырчыбыз Альмира Фатыйхова һәм Кече Төрнәледән яшь биючебез Дәниф Гыйлаҗиевка җиткерәсем килә. Клуб мөдире җыелган акчаны санап, чыгышлар ахырында халыкка суммасын җиткерә. Һәр концертта авыл җирлегеннән бер вәкил катнаша. Җыелган акча халык алдында аңа тапшырыла. Үрнәк авыл җирлегеннән барлыгы 11 кеше мобилизацияләнде. Контракт буенча махсус хәрби операция барган зонага китүчеләр дә бар. Концертлардан җыелган акчалар аларга шәхси посылкалар салу өчен егетләрнең туганнарына бирелә.
Гөлсинә Зәкиева