Буыннар очрашуы

2023 елның 27 октябре, җомга

Утар Аты мәктәбендә “Ком сәгате” тапшыруы узды

11 октябрь көнне районыбызның Утар Аты төп гомуми белем мәктәбендә төрле елларда укыткан укытучылар, җитәкчелек иткән директорлар бүген хезмәт куючы укытучылар һәм укучылар белән очрашты.

Килгән кунакларны мәктәпнең ишек төбеннән үк укучылар кул чабып каршы алдылар. Бәйрәм чарасын белем йортының директоры Руслан Низамов узган бәйрәмнәр белән котлап, мәктәпнең бүгенге торышы белән таныштырудан башлап җибәрде.

– 1971 елда ачылучы мәктәбебез бүген бик матур итеп эшләп килә. Тугыз класста 62 бала белем ала. Үз эшенең осталары булган 16 педагог аларга белем-тәрбия бирә. Югары Аты һәм Субаш Аты башлангыч мәктәпләре – безнең филиалларыбыз. Күрше авыллардан килеп укучы балаларны автобус йөртә. Укучыларыбыз спортта да, фән олимпиадаларында да актив катнаша. Без бер гаилә булып яшибез, кулга-кул тотынып эшлибез. Моның өчен без сез  – өлкән буынга рәхмәтлебез. Чөнки сезнең хезмәт белән булдырылган эшне без бүген дәвам итәбез, – диде ул үз чыгышында. 

Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Вафина кунакларга, остазларга рәхмәт әйтеп, хезмәтләренә соклану сүзләре белдереп башлады. Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Чараның төп өлеше телевидениедә баручы “Ком сәгате” тапшыруына охшатып, өлкән буын укытучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Татар теле укытучысы Зөһрә Касыймова үзен тел белгече буларак кына түгел, менә дигән алып баручы буларак та күрсәтте. Килгән һәр кунакка берәр сорау биреп, мәктәпнең үткәне, укытучы тормышындагы кызыклы хәлләр һәм өлкән буын белән бүгенге педагогларның бәйләнешен күрсәтте ул. 

Тапшыруның беренче кунагы мәктәпнең аксакалы, беренчеләрдән булып хезмәт куючы рус теле һәм әдәбияты укыткан Илсум Садыйков булды.

– Һәр чорның үз мәшәкате, үз законы, үз тәртибе бар. Мин беренче класска кечкенә бер зәңгәр буяу карандашы һәм бер бит кәгазь белән бардым. Мин эшләгән чорларда эш бик күп иде. Укытудан тыш, авыллар буйлап спектакльләр куеп йөри идек. Без бармаган авыл калмады районда. Хәзерге вакытта тәртип икенчерәк. Дәүләтнең һәм мәктәп дирекциясенең укытучыларга игътибары зуррак. Шуны да әйтергә кирәк, уку йортына килгән һәр директор яңалык алып килә, шуның белән дә мәктәпләр һәркайсы үзенчәлекле, – диде ветеран-укытучы.

Укытучылык хезмәтендә беренче адымнарын Утар Аты мәктәбендә математика фәне белән башлаучы Шәфигулла Гарипов, биология укытучысы Наилә Абдрахманова, җырга оста химия укытучы Фәридә Моратова, тәҗрибәле остазлардан җитәкчелек эшен кабул итеп алучы Исрафил Насыйбуллин, директор булып эшләгән елларын сагынып искә алучы Равил Фатыйхов һәм аның белән бергә балаларга белем биргән тормыш иптәше Роза Фатыйхова, укытучылык эшен Утар Аты мәктәбендә башлап, бүген үзе Арча педагогия көллиятендә укытучылар әзерләүче Наилә Галимуллина, әлеге мәктәптә белем алып, үзе дә шунда укытучы булып эшләгән Илдар Хәбибуллин, математика укытучылары Флера Хәбибуллина, Зөлфия Мортазина, иҗат җимешләрен мәктәп китапханәсенә бүләк итүче башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Рәүф Закиров, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәкыя Әүһәдиева, рус теле укытучысы Кадрия Заһидуллина, 15 ел җитәкчелек иткән Булат Сафин, инглиз теле укытучысы Әлфия Гайнуллина  тапшыруның кунак-лары булып, кызыклы әңгәмә барышында үсеп килүче буынга киңәшләрен бирделәр. Аларның һәркайсының истәлеге үзе бер тарих, гомер буена сагынып сөйләрлек матур хатирә булып яңгырады.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International