Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлегенең баш белгеч-эксперты Динар Билалов.
– Динар Данисович, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм итү чаралары белән таныштырсагыз иде.
– Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октябрендә чыккан 1122 номерлы махсус карары бар. Шушы карар нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары каралган. Ул чараларның социаль яклау бүлегенә бәйле булганнарын рәттән әйтеп үтәм. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә яңа туган балалы гаиләләргә бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк җыелмасы бирелә.
– Гаилә кереме исәпкә алынамы?
– Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә карата җан башына туры килгән гаилә кереме исәпкә алынмый. Шул исәптән бу очракта социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми – турыдан-туры медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк
– Һәм тагын нинди ярдәм чаралары бар?
– Татарстан Республикасы пенсионерларын шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү тәртибе гамәлдә. Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләрендә пенсионерлар, 55 яше тулган хатын-кызлар, 60ны тутырган ир-атлар санаторий-курортларга юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителүгә хокуклы.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган очракта нинди ярдәм итү чаралары бар?
– Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләрендәге өлкән яшьтәгеләр һәм 1, 2нче төркемдәге инвалидлар янына өйгә килеп, бушлай социаль хезмәт күрсәтелә. Шулай ук алар стационар формада интернатка урнашканда өстенлек хокукына ия.
– Ә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нинди өстенлекләр каралган?
– Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр социаль-тернәкләндерү үзәкләренә урнашканда өстенлек хокукына ия.
– Акчалата ярдәм турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 ноябрендә чыккан “Махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы” карары нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучының 18 яшькәчә баласына 20 мең сум акча бер тапкыр бирелә. Монда гаилә кереме исәпкә алынмый.
– Мәсәлән, гаиләдә өч бала бар икән, бу гаилә 60 мең сум акча ала – шулаймы?
– Әйе. Бу ярдәм гаиләдәге һәр балага каралган. Пособиене алу өчен һәм башка өстенлекләрдән файдалану өчен документлар белән район социаль яклау идарәсенә килергә кирәк. Бүгенге көндә күп гаиләләр бу ярдәм чарасыннан файдаланды. Сораулар туса, 3-13-34, 3-13-33 номерына шалтыратырга мөмкин.
Түләүләр
Махсус хәрби операцияләргә чакырылучыларга һәм контрактчыларга нинди түләүләр каралган?
Без бу сораулар белән Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Хәрби комиссарның финанс-икътисад, социаль һәм пенсия эше буенча өлкән ярдәмчесе Миләүшә Гобәева:
– Махсус хәрби опе-рациягә алынучыларның һәркайсының тормышы автомат рәвештә дәүләт тарафыннан мәҗбүри иминиятләнә. Хәрби хезмәттә җиңелчә зыян күрсә, ул вакытта аңа дәүләт бер тапкыр 78 293 сум 24 тиен иминият акчасы түли. Сәламәтлегенә авыр зыян килcә – бер тапкыр 313 172 сум 95 тиен бирелә.
– Махсус хәрби опера-циядә катнашучыларның хезмәт хакы ай саен 195 мең сумнан башлана.
– Хәрби зонада яраланган, сәламәтлегенә зыян килгән һәркемгә 3 млн сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Бу ярдәм мобилизациягә чакырылучыларга да, контракт белән хәрби хезмәт итүчеләргә дә кагыла.
– Сугыш кырында һәлак булган мобилизациягә чакырылган һәм контракт белән хәрби хезмәткә алынган сугышчының якыннарына мәҗбүри дәүләт иминиятләве белән бергә барысы 14 млн 420 мең сум акча түләнә.
Хәрби комиссариат администраторы Алинә Абдрахманова:
– Хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум түләнә. Быел 9 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр шушы 195 мең сумга тагын 105 мең сум акча өстәлә. Контракт-чыларга ай саен бирелә торган хезмәт хакы 204 мең сумнан башлана.
Румия Саттарова