Кошчылык тармагында да җиңел түгел

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

19 октябрьдә Арчада “Аертылмаган сөт, премикслар һәм катнаш азыклар җитештерү буенча Идел буе“ авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы базасында “Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары икътисадында кошчылыкны һәм авыл кулланучылар кооперативларын үстерү перспективалары“ дигән темага утырыш үткәрелде.

Анда Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, республиканың кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләре катнашты.

Кунаклар башта катнаш азыклар һәм премикслар җитештерү цехларында булдылар. Аннан соң түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булды. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр үз проблемалары турында сөйләделәр. Әлеге тармакта да алар җитәрлек, таләпләр арта, кыенлыклар туып тора.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International