Көздән эшкәртсәң – уңасың

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин туфракны көзге эшкәртүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Казанка“ ширкәте механизаторы Ингел Шәриповка, “Ашыт“ ширкәтеннән Вәзыйх Миңһаҗевка, “Северный“ ширкәтеннән Илфир Сәләхетдиновка, Фәнис Вәлиуллинга, “Ашытбаш“ ширкәтеннән Илнар Шакировка, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Ришат Хөсәеновка, Рафаэль Җәләлиевка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.

– “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтеннән кала, барлык  хуҗалыклар да туфрак эшкәртүне  төгәлләделәр, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Явып үткән яңгырлар бу эшне шактый җиңеләйтте.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге район бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов әйтүенчә, пар җирләрендә бер метр катламда 158 мм дым бар, ә зәп басуларында 102 мм гына. Октябрьнең 20 көнендә һаваның уртача температурасы 7,9 градус булды. 18 октябрьдә үсемлекләрнең үсүе тукталды. Явым-төшем 32 мм булды (айлык норма – 169 мм). Узган ел бу чорда 171 мм иде.

14500 гектардагы уҗымнарның торышы: яртысы канәгатьләнерлек хәлдә, калганы тишелеп яки тишелмичә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International