Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

Мәктәпнең үзенең дә 75 сутый җире бар, анда балалар  яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр

20 октябрьдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә агросыйныф ачылу тантанасы булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәк-чесе Ленар Абдуллин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина, агро-сәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Биология һәм химия укытучысы Клара Шакирова җитәкчелегендәге 7нче сыйныф моннан соң агросыйныф укучылары дип аталачак. Мәктәп белән агросәнәгать лицее арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

– Мондый сыйныфлар 9 мәктәптә бар инде, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International