Арча "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены узды.

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

31нче октябрьдә "Мин Арча баласы" проекты  Арча мәдәният йортында район балаларын һәм яшьләрен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенына җыйды. Уенда районның 29 мәктәбеннән 61 укучы катнашты.

 

Чара проект гимны астында «Сөембикә» хореография коллективы башкаруында  флешмоб белән башланды.

 

Тантаналы ачылышта Мәгариф идарәсе житэкчесе тәрбия эше буенча урынбасары Ләйсән Ринат кызы Галимова катнашты һәм барлык катнашучыларны сәламләде, «Мин Арча баласы» проектының Арча районында балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

 

Проект җитәкчесе Гыйниятуллин Руслан Наилевич барлык катнашучыларга үзләренең туган төбәкләренең тарихын өйрәнүгә карата булган кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Без тарихны үзебез белеп кенә аны саклап кала алачакбыз һәм башкаларны да киләчәк буыннар өчен Арча төбәгенең мәдәни, тарихи мирасын саклап калырга җәлеп итә алачакбыз".

 

Хөрмәтле кунак һәм жюри рәисе итеп Арча шәһәренең шәрәфле гражданы Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы чакырылды. Шулай ук, жюри әгъзалары буларак «Әлифба» музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшаехович, Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Абдуллина Дилә Вансит кызы, Арча Укучылар сарае методисты Вәлиева Айгөл Радик кызы чакырылган иде.

 

Уен башында бирелгән сүзләрдән командалар девиз һәм исем уйлап тапты. Уенда 7 яшьтән 18 яшьтәге катнашучылар «Тарихчылар», «Бәхетле балалар», «Заман», «Дуслык» командаларына бүленде.

 

Интеллектуаль уен тарих, истәлекле урыннар, халык мәгърифәтчеләре, язучылар, географик урын, мәдәният, Арча төбәге белән бәйле мөһим вакыйгалар турында 20 сораудан торды. Шулай ук, видео сораулар да яңгырады.

 

Уен нәтиҗәләре иң күп дөрес җаваплар буенча ясалды. 1 нче урынны "Тарихчылар" командасы алды, 2 нче урынны "Бәхетле балачак" һәм "Заман" командалары үзара бүлеште, 3 нче урынны "Дуслык"командасы алды. 

 

Җиңүчеләрне "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина котлады һәм бүләкләде. Барлык катнашучылар дипломнар, "Мин Арча баласы"проектының логотибы төшерелгән блокнотлар, каләмнәр, футболкалар белән бүләкләнделәр.

 

Проектның 4  нче сезоны "Алдынгылар хәрәкәте" гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

Уен бик күңелле һәм җанлы үтте. Балалар командаларда актив эшләделәр, киңәшләштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да үз белемнәре белән генә балкып  калмады, ә Арча төбәге турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат  та белделәр.

#мин_Арча_баласы

#Арчаяшьлэре

https://vk.com/album-185727872_298779365

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International