Яңалыклар

2013 елның 13 сентябре, җомга

10 сентябрьдә Арча шәһәре урамнарында һәм дәүләт учреждениеләрендә “Ришвәт алмыйм һәм бирмим!” дигән акция узды. “Арча” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре, педагогика көллияте волонтерлары муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин белән берлектә предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләр, урамнарда халык белән аралаштылар, коррупция, аның нәтиҗәләре һәм аларны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр, 5000 сумлык акча рәвешендә эшләнгән, икенче ягында ришвәт биргән һәм алган өчен җаваплылык турында Россия Федерациясе Җинаять кодексыннан өземтәләр язылган листовкалар тараттылар. 

 

11 сентябрьдә “Казан” милли–мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXI конференциясе булды. Анда 5 октябрьдә Мәскәүдә узачак  партиянең XIV  съездына делегатлар сайланды. Алар арасында Арча җирле бүлекчәсе секретаре  Алмас Назиров та бар.

 

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов идеясе белән оештырылган “Кем ул патриот?” бәйгесенә 1 сентябрдә йомгак ясалды. Бәйгедә актив катнашкан Арчаның 1нче, 2нче,  Иске Чүриле һәм Түбән Аты мәктәпләренә Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал—майор Сергей Погодин исеменнән рәхмәт хатлары бирелде. Бу темага матур хатлар язган мәктәп укучыларына районның хәрби комиссары, подполковник Алмаз Борһанов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яңа уку елында бәйге дәвам итә. Кадерле мәктәп укучылары, сез тормыштагы батырлык турында язган хатларыгызны электрон почта аша (voenkomat_arsk@mail.ru) яки  хәрби комиссариатка (Арча, Галактионов урамы, 31 йорт) юллый аласыз. Иң кызыклы язмалар “Арча хәбәрләре” газетасында басылачак.

 

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының 32 әгъзасы быел   ташламалы юллама белән шифаханәләрдә дәваланды. Ел ахырына кадәр тагын 23 кеше шифаханәләрдә сихәтләнеп кайтачак. Шифалы һавасы, минераль сулары белән данлыклы Кисловодск, Ессентукига кадәр барып, дәваланып кайтучылар бар.

 

Балаларның һәм яшүсмерләрнең “Олимп” спорт мәктәбендә һәм аның филиалларында быелгы уку елында якынча 810 бала шөгыльләнәчәк. Яңалыклардан, Шурабаш мәктәбендә укучылар яңа белгеч җитәкчелегендә  татарча көрәш секциясенә йөриячәк, Яңа Кырлай мәктәбендә шулай ук яшь тренер белән хоккей секциясе эшли башлады.

 

Арча районы ветераннары район тормышына үзләреннән зур өлеш кертә. Ел саен “Балкыш” үзешчән ветераннар фестивалендә катнашып, Казанда узган йомгаклау концертларында чыгыш ясау бәхетенә ирешәләр. Быел 1 октябрьдә мәркәзебездә узачак фестивальнең икенче этабында нәфис сүз остасы Фәрхәт Зыятов һәм җырчы сандугачыбыз Нәзирә Фәйзрахманова үз осталыкларын күрсәтәчәк. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International