Әй, урман, серле урман...

2013 елның 13 сентябре, җомга

Әй, урман, серле урман...

Урманнарга керсәм хәйран калам...

Хәйран калырлык та шул, урмандагы мәһабәт агачларга үсәр өчен ярты гасырдан артык гомер кирәк. Гадәттә, утын яисә төзелеш материалы итеп күрергә күнеккән әнә шул агачларның да җаны барлыгы, урманчыларның аларны күз карасы кебек саклап үстерүе турында күбебез уйлап та бакмый. Ә урман хуҗалыгында эшләүчеләр бер агачны тернәкләндереп җибәрү өчен генә дә никадәр көч куя: күркәдән орлык алалар, аны чәчеп, тишелеп чыкканын түземсезлек белән көтәләр, питомникта чүбен утап, сугарып, төбен йомшартып, тукландырып үстерәләр, аннан урманга, тау битләренә, полосаларга күчереп утырткач һәрдаим күзәтеп, карап үстерәләр. Шунлыктандырмы, һәр агач якын үзләренә, үсеп утырган агачның күләмен, диаметрын билгели алалар. Зирәк урманчылар әлеге юлларны ел да урманчылык участокларының Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган һөнәри осталык бәйгесендә раслый. Быелгы ярышларда Балтач урманчылыгы җиңеп чыккан (лесничий Азат Гыймадиев, урман хуҗалыгы осталары Марсель Низаметдинов һәм Фәргать Әкбәров). Икенче урында Кенәр җитештерү участогы (Рафис Исламов, Алмаз Рәүпов, Инсур Шәрипов)  булса, сурнарлылар (Юрий Николаев, Рамил Тимершәехов, Рәдиф Сәетов) өченче урында. Өченче булу яхшырак та әле, һөнәри осталыгың буенча киләсе конкурска кадәр урман буенча белгәннәреңне тагын да тулыландырып, тагын да күбрәк өйрәнергә, тырышырга мөмкинлек бирә. Чөнки ярышларда ат җигеп туарырга, багана утыртырга (аның да үз тәртибе бар), мылтыктан ата белергә дә, бөҗәкләрне, орлыкны, үләннәрне, гөмбәләрне аера белергә дә кирәк. Кыскасы, универсал булырга.

Нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыгам, дип үҗәтләнеп тотына урманчылар. Умарталыкларын гына алыйк. Быел бер баш умартадан шактый бал  аерганнар. Бу, әлбәттә, Тукай  урманчылыгы умартачысы Рәис Шәкүровның тырышлыгы нәтиҗәсе. 70 баш умарталары янына быел тагын бер умарталык булдыру өстендә эш алып баралар. Телеңне йотарлык татлы балларын ярминкәләр вакытында Казан халкына да авыз итү бәхете тәти.

 

Әй, урман, тирә-ягың бигрәк матур булган

Соңгы вакытларда автомобиль юлларына якын булган полоса яннарында ял итү өчен махсус беседкалар “үсеп чыга” башлады. Ерак сәфәргә чыгучылар аның күләгәсендә тамак ялгап алырга, ә кайберәүләр махсус рәвештә дә килергә мөмкин. Бу — Арча урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең саваплы эше. Әлеге эшләр алар башкарган хезмәтнең бер кисәкчеге генә, ә көндәлек эшләре әйтеп бетергесез күп.

Киселгән урманнарны яңадан үстерү өчен урманчылар һәр яз агач утырта. Урман тирәләрен генә түгел, тау битләрен дә агачка күмә алар. Урман тирәләренә табигатьне сакларга кирәклеген искәртеп куелган аншлаг, янгын яисә башка төр куркынычсызлык туган очракта шалтыратып әйтү өчен телефон номерлары да бар. Ул аншлагларны да еш яңартып торырга кирәк. Ел саен урманнарның тирә-ягын сукалыйлар, төгәлрәге, минерализация ясыйлар. Быел ул төр хезмәтне 155 чакрым күләмдә башкарганнар һәм 484 чакрымда янгынга каршы полосаларны янә йөреп яңартып чыкканнар.

Берничә ел рәттән район Сабантуенда халыкны урманчылар төзегән берсеннән–берсе матур йортлар каршы ала. Бүгенге көндә агач яру, агач эшкәртү цехларында эш гөрли: төзелеш өчен агач материаллары, калибрланган буралар ясыйлар, столяр эшләнмәләр, мунчала, пумала (алары Омскига ук китә икән), мунча миллеге әзерлиләр, агач бөреләре, дару үләннәре җыеп, даруханәләргә тапшыралар. Аларны җыюда Лесхоз мәктәбенең мәктәп яны урманчылыгы әгъзалары зур ярдәм күрсәтә урманчыларга.

Өч ел элек булган корылык нәтиҗәсендә урманнарга чир эләгеп, бик күп ылыслы агачлар корыды. Урманчылыкта аның белән көрәшеп, агачларны кисеп торалар. “Бик күп кисәбез, ләкин әле җиңеп бетереп булмый, хәзер халык урманга керми, үзебезгә генә җиңеп чыгуы бик кыен”, — ди җитәкче Шамил Хәйруллин. Юл читендә үскән полосаларны да кисеп яңадан утырталар.

Дәүләт ярдәменә килгәндә, узган ел урманнарны саклап, күзәтеп йөрер өчен “УАЗ” һәм агач ташырга “КамАЗ” машиналары бирелгән, ярты бәягә генә трактор кайткан. Тау битләренә агач утыртуны да республика финанслый.

Контроль дигәннән, урманнан агач урлау очраклары сирәк булса да, күренгәли икән. Андый очракларда беркетмә төзелә, калганын суд хәл итә. Ә штрафларның суммасы кесәгә шактый суга торган. 

 

Җитәкче

Ул үзе урманга бөтен рухы, җаны белән гашыйк кеше. Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Шамил Мәхмүт улы Хәйруллин саф һавалы нарат урманы уртасындагы Шәмәрдән бистәсендә туып үскән егет, Арча урман хуҗалыгын инде 12 ел җитәкли. Урманның матурлыгын да, андагы хезмәтнең авырлыгын да балачактан күреп үсә. Чөнки кечкенәдән Саба леспромхозында вулканизатор булып эшләүче әтисе, урманчы абыйлары янында әвәрә килә ул.

Табигать баласы табигатьтән аерыла аламы соң?! Кара диңгез флотында хәрби бурычын үтәп кайтканда да урман дигән серле дөньяга карата мәхәббәте сүрелми егетнең. Шуннан озак уйлап тормый, гомерен урман эшенә багышлау нияте белән Йошкар–Ола политехника институтына юл ала. Институттан соң юллар аны Арча урман хуҗалыгына алып кайта. Бер ел урман культуралары инженеры булып эшләгән егетне Балтач урманчылыгына лесничий, аннан соң бирегә директор итеп куялар.

 

Урман эше тырышлык ярата

82 еллык тарихында Арча урман хуҗалыгы шактый үзгәрешләр кичерде, авырлыкларга дучар булды. Бүгенге көндә бер урында ике оешма эшли: “Арча урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе һәм “Арчалес” дәүләт бюджет учреждениесе. Ике оешмада бергә 70тән артык кеше хезмәт куя.

Яшь кадрларга җитәкчелек уңай карашта. Хәзер элекке еллардагы сыман торак шартлары белән тәэмин итә алмасалар да, төзелеш алып барган яшьләргә мөмкинлекләре булганча булышалар. Шулай ук сәләтлеләргә хезмәт баскычыннан күтәрелергә дә шартлар тудырыла. Үзвакытында Арча урман хуҗалыгында эшләгән дүрт егетләре бүген Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында. Районда да бүген җитәкче урыннарда эшләүчеләр арасында элек Арча урман хуҗалыгында эшләп киткәннәр шактый.

Һәрбер урманчы турында җылы хисләр белән сәгатьләр буе сөйли ала җитәкче. Кемнең генә исемен атамасын, һәммәсен үз итеп уңай сыйфатларын санап китә. Әллә иң яхшы эшчеләр урман хуҗалыгына гына җыелган инде?  Чыннан да, шулайдыр, чөнки урман эше осталык таләп итә торган авыр хезмәт. Ә менә, инде остарып беткән урман кисүчеләр Илфир Тимергалиев, Ранил Харисов, Фәрит Сибгатуллин, агач чыгаручылар һәм әзерләнгән продукция-не урнаштыручылар Ранил Гарифуллин, Рим Әүхәдиев, Яңа Кенәр җитештерү участогыннан Рәшит Заһидуллин, урман кисүче Азат Таһиров аны хәзер җиңел генә эшләү юлын белә булыр, юкса, гел макталып тормаслар иде. Кайткан агачны эшкәртүдә механикалаштырылган бура бураучы Рәис Идиятовның, пилорамда агач яручы Наил Шәвәлиевның һәм Искәндәр Шәриповның (Яңа Кенәр җитештерү участогыннан) хезмәтләре дә бары мактауга лаек. 

Биредә хатын-кызлар ирегетләр белән беррәттән алар башкарган эшләрне эшли. Мәсәлән, агач эшкәртү цехын гына алыйк. Әдһәм Гайфуллин янәшәсендәге гүзәл затлар станокта агач такталарны кулларында биетүләренә ничек сокланмыйсың да, Рәшит Әхмәтов кулы астында столяр цехындагы өч ханымның хезмәте белән ничек горурланмыйсың, ди?! Җитәкченең тел төбеннән әнә шундый горурлык хисләре сизелде.

Бер агач киссәң, икене утырт, дип әйтергә ярата урманчылар. Ә утыртыр өчен иң элек аның орлыгын булдырырга кирәк бит әле. Орлык өчен ылыслы агачларның күркәсен күмәкләшеп җыялар. Күркәләр махсус складларда саклана. 100 килограмм киптерелгән күркәдән бары бер кило орлык чыга икән. Ә киптерү юлы гаять четерекле, катлаулы. Башта җиңелчә генә киптерәләр, аннан бункерга салып 45 градус эсселектә барабанда әйләндерәләр. Орлык шул чакта коела. Ә ачылып бетмәгән күркәләрне ачып, орлыкларын коеп бетерү өчен яңадан бер тәүлек киптерәләр. Аннан орлыкларның канатын алгач тагын киптерүгә кертәләр. Аз гына орлык алу өчен дә берничә көн вакыт кирәк. Ә Руфия Мортазина бу эшне бик яратып башкара, шуңа күрә дә сезонга 150 килограммга кадәр орлык ала ул.

Орлык, питомникта утыртып, үсенте булып тишелеп чыккач та, үзенә карата күп игътибар таләп итә. Әлеге өлкәдә Сурнар участок урманчылыгыннан Фәүзия Галимова, Яңа Кенәр җитештерү участогыннан Елена Әхмәтҗанова, Тукай участок урманчылыгыннан Гөлйөзем Шәрәфиева, Гөлчәчәк Хәйруллина, Сания Канзафарова инде үз эшләренең осталарына әйләнеп беткән, үсентеләрнең телен аңлыйлар.

2014 елда Урман хуҗалыгы кодексына керәчәк үзгәрешләрдә урманны яшәтер, яшәртер өчен файдалы маддәләр булыр дип көтелә.

Җитәкче Шамил Хәйруллин да урманнарның киләчәгенә зур өметләр баглый. Ә бүген ул урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек тели. Урманчылар көнендә исә алдынгыларны Бөек Болгар иленә сәяхәт көтә.

Хәерле юллар, изге гамәлләр, якты киләчәк сезгә, мәңгелек яшеллек иле хуҗалары — хөрмәтле урманчылар!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International