Мәдәният елы нинди булыр?

2013 елның 13 сентябре, җомга

Мәдәният елы нинди булыр?

Соңгы елларда мәдәният өлкәсенә караш уңай якка үзгәргәч, ул яңа сулыш кичерә башлады: дәүләт программасы нигезендә яңа клублар сафка баса, шулай ук мәдәни чаралар үткәрүдә дә яңалыклар кертелә, заманчалаштырыла. Авыл җирендә клублар төзү буенча дәүләт программасы нигезендә узган ел Арча станциясендә күп функцияле, быел җәй Сикертәндә мәдәни–спорт үзәкләре сафка баскан иде. Агымдагы ел ахырына шундый үзәкләр Симетбаш һәм Иске Иябаш авылларында ачылачак.

Мәдәният өлкәсендә дә таләпләр үзгәрә бара, замана җилләре авылларны да читләтеп үтми.  Менә шул таләпләрне үтәү, халыкның ялын файдалы итеп үткәрү өчен махсус комиссия тарафыннан ел саен мәдәният учреждениеләрен тиешле тәртипкә китерү, территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, бизәү буенча район смотр–конкурсы уздырыла. Мондый конкурслар инде берничә ел рәттән уздырылып килә һәм аның нигезендә авыллардагы мәдәният учреждениеләренең хәле күзгә күренеп яхшырды, без элеккеге иске, тирә–ягын чүп баскан клублар турында күптән оныттык, клубка гына түгел, райондагы, авыллардагы социаль биналарга кергәндә елмаеп балкучы чәчәкләр, төзеклек, матурлык каршы алырга тиеш дип саныйбыз. Ел саен комиссия белән бергә күзәтеп йөргәндә, мәдәният өлкәсендә халыкны җәлеп итәрлек алга китеш булуына күңел сөенә. 

— Узган ел белән чагыштырганда мәдәният учреждениеләренең төзеклеге уңай якка таба. Әмма мөдирләрнең тырышлыгы җитеп бетми. Хезмәт нәтиҗәсе учреждениенең яңа яисә иске булуыннан тормый, җаваплы хезмәткәргә бәйле. Шундый учреждениеләр дә бар: ныклы матди база бар, тик эш күрсәткече юк. Һәркемнең кулыннан килердәй стенд бизәү кебек эшләргә дә күп мөдир шелтә алды. Ә шул вакытта иске биналарда да иҗади эшләүчеләр никадәр! Андыйлардан үрнәк итеп Шура, Иске Иябаш, Өчиле, Кызылъяр, Гөберчәк, Урта Сәрдә авылларындагы учреждениеләрне әйтер идем. Биредә эшләүче мөдирләр эшләрен зур җаваплылык тоеп, күңел биреп башкара, — ди район башлыгы урынбасары Любовь Осина.

— Барыбызга да кулга–кул тотынып мәдәниятнең сыйфатын күтәрү өстендә ныклы эш алып барырга кирәк, — дип дәвам итә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов. — Мәдәният хезмәткәренең иң элек үзенең әхлаклы, мәдәниятле, белемле булуы таләп ителә. Шул нисбәттән, мәдәният учреждениесе мөдир-ләренә белем алуга да мөмкинлек тудырдык: аларны Арчага Алабуга мәдәният училищесыннан килеп укыталар. Күптән түгел мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артты. Алар өчен зур шатлык булды бу. Әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан таләпләр дә арта. Мәдәният өлкәсе үзенә бөтен барлыгы белән бирелгән-нәрне сөя.

Гомумән, бүген авыл клублары нинди халәттә соң? Район җирлегендә 80 мәдәният учреждениесе бар. Быел әйләнә–тирәлекләрендә дә шактый уңай үзгәрешләр күренә: чәчәк клумбаларын төрле әкият персонажлары белән баетып, әкият иленә әйләндергәннәре дә очрый. Андый клуб ишегалларына бер кергәч тагын керәсе килеп тора. Ашытбаш, Хәсәншәех, Шурабаш, Утар Аты, Урта Пошалым, Яңа Кенәр, Урта Курса, Сөрде, Кышкар авылы мәдәният учаклары әнә шундыйлар рәтендә. Әлеге адымнары белән мәдәният хезмәткәрләре халыкта эстетик зәвык та тәрбияли. Мәдәният өлкәсе әнә шундый күпкырлылыгы белән дә үзгә.

Клублар эшчәнлегенә килгәндә: “Быелдан түгәрәкләр хезмәтенә басым ясалачак, һәр учреждениедә үзешчән сәнгать түгәрәкләре, кызыксынучылар клублары эшләргә тиеш, — ди район Мәдәният йортының өлкән методисты Марат Дәүләтшин. — Ләкин түгәрәкләр оештыру махсус белгечләр таләп итә, ә бездә белемле, талантлы, оештыру сәләте дә булган кадрлар җитешми. Шунлыктан, кадрларны укыту өстендә эш алып барабыз, семинарлар, аттестацияләр үткәрәбез. Ел саен унлап мөдирне Казанга квалификацияләрен күтәрергә җибәрәбез. Тик мәдәният хезмәткәрләре инде олыгаеп бара, ә яшь буын арасында тормышын бу һөнәр белән бәйләргә атлыгып торучы яшьләребез аз. Күптән түгел клуб мөдире вазыйфасын кабул итеп алып, инде нәтиҗәле генә эшләп килүче яшьләребезне күрү — куаныч. Андыйлардан Сарай–Чокырча клубы, Урта Курса мәдәният йор-тында эшләүчеләрне әйтер идем. Бер яктан үрнәк булган клуб бар эшне нәтиҗәле итеп башкара. Мәсәлән, Гөберчәк, Кышкар, Кызылъяр, Өчиле клубларында, Яңа Кишет мәдәният йортында массакүләм чаралар хәтта җәй көннәрендә дә уздырыла, кайчан килсәң дә тәртип. Ләкин шулар белән беррәттән эшчәнлекләре сүлпән барган, халык тарафыннан да тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгән учреждениеләр бар. Лесхоз, Иске Ашыт, Наласа, Сеҗе, Айван, Иске Кырлай, Түбән Аты, Носы, Яңа Кырлай, Иске Чүриле авылы мәдәният йортларының эшчәнлекләрен яхшырту буенча әле күп тырышырга кирәк. Комиссия тарафыннан аларга тәкъдимнәр әйтелде”.

Мәдәният учагы авыл җирлегенең ярдәмен тоеп яшәсә генә учреждениенең төзеклеген тәэмин итә ала. Мәсәлән, җирлек башлыгы ярдәме белән Иске Ашыт мәдәният йорты тирәлеген быел койма белән әйләндереп алганнар. Ягу сезонын да яхшы хәзерлек белән каршы ала авыл мәдәният учреждениеләре. Арада яңа газ казаннары куючылар да бар. Клубларга дәүләт тарафыннан таләпләр гел артып тора: һәрберсенең кадастр, техник паспортлары, сигнализацияләр куелган булырга тиеш, ул өлкәдә дә эш алып барыла.

Киләсе 2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул нинди булыр, анысын вакыт күрсәтер. Тик күңел мәдәният учакларының матди–техник базасын ныгыту, төзекләндерү буенча ярдәм булмый калмас, дип өметләнә. Ә район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре яңа эш сезонына күңел күтәренкелеге белән керәләр.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International