Матур йортлар арта

2013 елның 13 сентябре, җомга

Матур йортлар арта

Шәһәребезнең көнбатыш өлешендә бер–бер артлы калкып чыккан күп катлы мәһабәт йортлар ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Шуларның алтысын “Арча МСОсы” ширкәте төзи. Болар бар да — социаль ипотека буенча төзелә торган йортлар.

— Районда бюджет өлкәсендә эшләүче 800ләп гаилә фатир алды инде,— ди  “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров. — Озакламый Интернационал урамында — 60, Пушкин урамында 24 фатирлы йорт тапшырылу көтелә.

Әлеге программа бары тик Татарстанда гына тормышка ашырыла. Безнең район иң күп төзүчеләр рәтендә. Төзелеш киләсе елларда да дәвам итәчәк: Кызыл бистә урамында 24әр фатирлы — ике һәм 60 фатирлы бер йорт төзеләчәк.

Шунысы игътибарга лаеклы: социаль ипотека буенча төзелә торган йортлардагы фатирларның яртысыннан артыгы сайланылган, ияләре бар дигән сүз. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров булачак фатир ияләре фатирларны алдан ук карап чыгарга тиеш, дигән таләп куйды. Бу аларның теләкләрен, фикерләрен белү өчен кирәк. Эш үткәч, нәрсәнедер төзәтүе кыен яки инде мөмкин дә түгел.

— Һәр йортта  шулай эшлибез, — ди Ленар Закиров. — Сыйфат һәрвакыт беренче планда, төзүчеләр бу мәсьәләдә сынатмый.

Социаль ипотека программасында үзгәрешләр юк. Төп шартлар — гаилә әгъзасының берсе бюджет өлкәсендә эшләргә, бер кешегә торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Белешмәләр туплап озак йөрисе юк — алар нибары дүртәү кирәк, калган документларның күчермәләре генә алына. Кызыксынучылар шәһәр Советына яки вәкиллеккә (тел.:3–27–70) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хәзерге вакытта 192 гаилә чиратта тора. Программа шартлары буенча чиратка баскан кеше өч ел эчендә фатирлы булырга тиеш. Безнең районда ул ярты ел — ел ярым гына тәшкил итә.

Беренчел взнос — 10 процент. Һәр бала туган саен республика бюджетыннан кредитны түләү өчен 200 мең сум акча күчә. Икенче бала тугач, ана капиталын да файдаланып була.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International