Әллә яшьлегем кичләре әйләнеп кайттымы икән?

2023 елның 10 ноябре, җомга

Кызы әнисен авылның шәфкать туташына алып килә: “Әни сөйләшми башлады, тикшереп карагыз әле”, – дип мөрәҗәгать итә.

Шуннан шәфкать туташы әбине әйбәтләп карый. Кан басымын үлчи, йөрәген тикшерә. Аннан кызына: “Әбинең сәламәтлеге начар түгел, тотып кияүгә бирергә була әле”, – ди. Кызы: “Сез нәрсә сөйлисез, булмаганны!” – дип чәчрәп чыга. Әби дә урыныннан сикереп тора: “Син остарма яме, врач беләме, синме...”, – дип, кызына “ташлана”. Рәхәтләнделәр көлеп. Сәхнә күренеше бу – скетч. Иске Ашыт “Сәяра” халык театры үзешчәннәре уйнады. Ул көнне Курса-Почмак авылы өлкәннәренә менә дигән ял булды ул.

  Курса-Почмак авылы клубында Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган артисты Рафинат Сәләхов һәм Иске Ашыт “Сәяра” халык театры үзешчәннәре махсус әзерләнгән программа белән чыгыш ясады. Арчадан район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән бер төркем ветераннар да килде.

– Октябрьдә халык театр-ларының ункөнлеге булды, – дип сөйләде Фердинанд Фәтхи. – Арча районында дүрт халык театры бар. Шуларның берсе минем туган авылымда Иске Ашыт мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәяра” халык театры.

“Сәяра” халык театрының җитәкчесе һәм режиссеры – Фердинанд Фәтхи. Ул сәхнәгә кояштай балкып, залны кочардай булып, кулларын җәеп  чыкты. Халык җырчысы тамашачының күңелен күрә белә, олыларны олы итә, үзен гади тота, шулай булмыйни, гомер буе авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәткән Сәяра Фәтхрахманова улы бит ул! 

Җырлар, шаян сәхнә күренешләре күтәренке рухта барды. Залда мондый матур очрашуны карап утырган авыл халкы да үзләрен, җырдагыча, канатлыдай хис иттеләр. Алар һәр чыгышны, кайнар алкышларга күмеп,  кушылып җырлап, биеп, яратып карадылар. 87 яшьлек Клара апа Шәймуллина да таянып йөри торган җайланмасы белән килгән.  “Фединандны күрергә, җырлаганын тыңларга килдем, халык җырларын җырлый бит ул”, – диде. Сүз уңаеннан, Клара апа, 35 яшьтә тол калып, 8 бала тәрбияләп үстергән ана. Улы Марсель, килене Равия гаиләсе белән яшиләр. Соңыннан Фердинанд Фәтхи белән бергәләп фотога да төштеләр. Ә Фердинанд өлкәннәрне хөрмәт итә, ярата, алар аңа әни кебек... 

“Сәяра” халык театры үзешчәннәре – Гөлсинә Халикова, сәхнәдә 48 еллап хезмәт итүче Зөлфия Фәтхуллина, Гөлнара Мәгъсумова, Әлфия Мөхәммәдиева, Гөлзада Вахитова классик язучылар әсәрләреннән өзекләрне,  шаян скетчларны килештереп уйнадылар. Афәрин! Тавыш операторы – Фаил Бариев. Концертны китапханәче Гөлнара Мәгъсумова алып барды.

Хәлләремне үзем беләм,

Сөйләрлек түгел зарым.

Шул чагында битемнән үп,

Сулышың миңа дару...

                      (“Син үзең миңа дару”).

 Фердинанд Фәтхи үзе җырлый, үзе залдагыларны биергә чакыра... Курсапочмаклар ялындырып тормыйлар, бергәләп бииләр. Хәтта җырчыны үбеп тә алалар әле! Ә артистка шул гына кирәк: чөнки ул халык, тамашачы сулышы, мәхәббәте белән яши...

Татарстанның халык артисты Рафинат Сәләхов гармунда һәм курайда уйнады. Курайда Латин Америкасының кондор бөркетенә (канатын җәйсә 3 м киңлектәге) багышланган көйне уйнап җибәрде, күңелләр әллә нишләп китте... Тын калып, уйланып, сихри көйне тыңладык. Күңел дөньясына менә дигән бүләк булды ул.

Курса-Почмак ветераннары бик канәгать булып, рәхмәт әйтә-әйтә, тагын килегез, дия-дия таралышты. Мәдәни чараларга, кырык эшеңне кырык якка ташлап йөрергә кирәк. Чөнки алардан күңел халәтең үзгәреп, дөньяң ямьләнеп кайта. Нәкъ җырдагыча!

Нигә соң болай үземне

Канатлыдай хис итәм?

Әллә яшьлегем кичләре

Әйләнеп кайтты микән?

         (“Картаямыни соң йөрәк”).

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International