Аларның үз дөньясы

2023 елның 10 ноябре, җомга

Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексындагы шахмат клубында  Комсомол туган көн уңаеннан ярыш оештырылды.

10дагы ярышка сәгать 9да җыела башладылар. Заманында районда комсомолның беренче секретаре булып эшләгән эшмәкәр Алимас Әмиров та килде. Арча Питомнигыннан Рафаэль Хәбибуллин комсомол билетына кадәр алып килгән. Ярышларны районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов  (үзе дә комсомолның беренче секретаре булган) күңелле итеп ачып җибәрде. Наласадан ветеран шахматчы Габделнәфыйк Фәттахов комсомол туган көнне дөньяга килгән. Аны матур итеп туган көне белән котладылар. “Мин паспортта кичә туганмын, ә туган көнем бүген – 29 октябрьдә”, – диде сүз уңаеннан Габделнәфыйк Фәттахов. “Ә ничек алай? Гадәттә элек туган көнне соңрак язганнар”, – дип сорадык. “Минем әти сугышта катнашкан кеше. Әсирлектә булган. Сугыштан кайткач, әсирлектә булган дип, утыртып куйганнар. Ә мин корсакта калганмын. 1947 елда мин тугач, әни авыл Советына барган, ә анда әсирнең улы комсомол туган көнне туа алмый дип, 28 октябрьдә туган дип язганнар...”.

...Бераздан шахмат уйнарга керештеләр. Залда тынлык урнашты. Барысы 25 уенчы. Укучылар сараеннан шахмат тренеры Айдар Яхин үзенең укучыларын алып килгән. Күрше Кукмара, Биектау районнары чемпионнары да биредә. Шахматчы Назыйр Фәттахов компьютерда исәпне алып барды, нәтиҗәләрне, кем белән кем уйнаячагын игълан итеп торды. Үзе дә шахмат уйнады. Шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов та күзәтеп кенә тормады, ярышта катнашты.

Яшь чикләнмәгән. Малайдан алып, бабайга кадәр кара-каршы утырып, уйланып, шахмат уйнадылар. Кызлар да бар иде. 9 тур уйналып, ярышлар кичке сәгать 4тә генә тәмамланды. Марсель Хәлилов алдан хәстәрен күргән: иртәдән кичкә кадәр тәм-томнар белән кайнар чәй, көндез борай боткасы белән сыйландылар. Ярышлар тыныч мохиттә барды. Күрше районнар арасында ярыш нәтиҗәләре аерым чыгарылды. 1нче урынны Кукмарадан билгеле шахмат остасы Владислав Абдулов алды. 2нче, 3нче урыннарны да кукмаралар яулады: Дима Алексеев һәм Хәйдәр Гарипов. Арча районы буенча беренчелек Марсель Хәлиловта булды. 2нче урында – Данил Рәхимов, 3нче – Рафаэль Хәбибуллин. Мәктәп укучылары арасында Кукмарадан Тимур Әхмәтшин үзен оста шахматчы буларак күрсәтте. 2нче, 3нче урыннар арчаларда – Инсаф Заһидуллин һәм Данияр Гайфетдиновта. Кызлар арасында Гүзәл Хәмидуллина – 1нче, Алия Нурмиева – 2нче.

Ахырдан җиңүчеләр грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Кайнар чәйләр эчеп, куллар кысышып, бик канәгать булып таралыштылар. Без төшергән видеоларны караганнар: “Күңелле булган икән, икенче ярышка без дә киләбез”, – диделәр.

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International