Кәчедә хәйрия концерты

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Билет бәясе биш йөз сум. Авыл җире өчен кечкенә сумма түгел. Әмма ул махсус хәрби операция барган зонадагы авылдашларга. Анысы кыйммәтрәк.

Кәче авылы мәдәният йортында хәйрия концерты булып үтте. Анда танылган эстрада артистлары чыгыш ясады. Тамашачы дә күп җыелган иде.

Мондый концерт авылда икенче тапкыр үтә. Бу юлы ундүрт кеше килгән. Җырчылар, гармунчылар, алып баручылар. Хәер, аның алары да бу кичне җырлады. Алып баручылар якташларыбыз Ядкәр Хәбибуллин, Гөлүсә Ахунова, җырчылар Лилия Хәмитова, Нурзадә, Арча кияве Винарис Ильегет,  безнең як килене Люция Мусина, шулай ук Эльвира Хамматова, Алсу Әбельханова, Игорь Дмитриев, Гөлүс Хәбибрахманов, Альфред Якшимбетов, баянда Илфат Шәехов яраткан җырларын, көйләрен башкарды.

Ә әлеге концертны оештыручы, артистларны җыеп алып кайтучы татар эстрадасының яшь җырчысы Динара Шәйдуллина. Аның әти-әнисе Гөлира һәм Рәдиф Шәйдуллиннар бөтен гомерләрен мәдәнияткә багышлаган кешеләр. Алар озак еллардан бирле Кәче мәдәният йортында эшли. Кечкенәдән яннарында булып, сәхнәләрдә җырлап үскән Динара яңа йолдыз булып балкып килә, уллары Рүзәл дә (Коркачыкта мәктәп директоры), Динара да бүген дә әти-әниләренең уң кулы.

– Динара хәйрия концерты оештырырга теләве турында әйткәч, шунда ук ризалык белдердем. Андый изге ният белән үткәрелгән чараларга ничек каршы киләсең?  Киресенчә, күтәреп алам мин аларны, – диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев. – Безнең авыл җирлегеннән дүрт кеше контракт төзеп китте, өчесе мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Якты Көн авылыннан бер егет контракт буенча хезмәт итә. Калганнары Кәчедән. Аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән авыл яшьләре үзләре дә акча җыйды. Аңа алар  кышка җылы киемнәр алачак.

– Мондый чараларда без еш булабыз, – диде концерт-ны алып баручы Ядкәр Хәбибуллин. – Үзебездән бераз булса да ярдәм күрсәтәсебез килә. Исән-сау тизрәк әйләнеп кайтсыннар да, әниләрен, хатыннарын, сөйгәннәрен, балаларын сөендерсеннәр иде.

Концерт өч сәгать барды. Әмма вакыт үткәне сизелмәде дә. Бер сулышта үтте. Соңыннан авыл җирлеге башлыгы артистларга рәхмәт белдерде, махсус әзерләгән Мактау грамоталарын тапшырды. Билетлардан җыелган акча гаиләләренә тапшырылачак, диде.

Руслан Гәрәев яшьләрне туплап ярдәм оештыручы Азат Абдуллин, Айрат Галәветдинов, Вильдан Гобәевны сәхнәгә чакырып, аларга да рәхмәтен җиткерде.

– Без җыелган акчага җылы киемнәр алып гаиләләренә тапшырачакбыз, – дип вәгъдә бирде егетләр. 

Авыл җирлеге башлыгы шулай ук чараны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйковка, эшмәкәрләр Азат Закиров, Марат Мөхәммәтшинга, Сәвия Сөнгатуллинага, Гөлназ Миннебаевага рәхмәт белдерде. Әнә шулай уртак көч белән оештырылган әлеге чара. Изге гамәлләре өчен рәхмәтнең иң зурысы артистларга һәм авыл яшьләренә. Халык та ял итте, аз булса да егетләребезгә файдасы да тиде. Шулай тамчыдан күл җыела бит. Иң мөһиме, ул чын күңелдән эшләнсен.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International