Райондагы актуаль сораулар утырышта каралды

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Узган атнада Арча районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды.

Аны совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район халкы өчен мөһим сорауларга ачыклык кертелде, бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр каралды һәм киләчәккә планнар төзелде.

Чарада район башкарма комитетының бүлек һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Көн тәртибендә төп өч мәсьәлә иде, аларның һәрберсе турында чыгышлар тыңланды һәм фикер алышу уздырылды.

Утырышта каралган беренче мәсьәлә Арча районы территориясендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәү турында иде. Аның буенча “Росреестр“ның Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Рәсимә Шакирова һәм Арча районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев чыгыш ясады. Белгечләр кемгә һәм ни өчен күчемсез милекләрен теркәргә кирәк дигән сорауга ачыклык керттеләр. Республикада бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән объектларны барлау эше алып барылуын һәм бу мәсьәләгә һәркемнең дә җитди карарга кирәклеген ассызыклап үтте Рәсимә Шакирова.

Утырышның икенче зур мәсьәләсе Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында район оешмаларының эше, туган якның мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм пропагандалау, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елында яшьләрне патриотик тәрбияләү турында булды. Әлеге мәсьәләләр буенча пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина һәм Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева чыгыш ясады. Алар башкарылган эшләре, югарыда саналган юнәлешләр буенча ирешелгән уңышлары турында сөйләделәр. 

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм грант акчаларын социаль проектларга җәлеп итү тәҗрибәсе турында район үзәк китапханәчесе Анастасия Әскәрова, Наласа мәчете имам-хатыйбы Зөфәр Нәҗметдинов, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина экранда эшләнгән хезмәтләрен тәкъдир иттеләр.  

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International