Сәламәт иртә марафонында катнашучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар 2023 елгы VII #Сәламәтиртә сезонын ябу проектында катнаштылар.
Иртүк торып 3 көн дәвамында барлыгы 10 км дистанция үттеләр. Проектта Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасыннан, Омск өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән дә марафончылар катнашты. Финалга чыккан 47 кеше арасында безнең Арчадан Кәче мәктәбе укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина һәм “Бәхетле“дә эшләүче Розалия Килмәтова да бар. Молодцы!
Көн дә иртән йөгерергә, йөрергә кирәк инде! Километрлар шуннан җыела! Финалистлар бер ял көнендә Казанга бүләкләнүгә җыелды. Бу көнне марафонда 5 км йөгерделәр. Үзләренә медальләр тапшырдылар. Аннан бергәләп кафеда чәй эчтеләр. Татар китабы музеен карап чыктылар. Искиткеч матур сәяхәт булды ул. Хис-тойгыларның чик-чамасы юк.
Румия Гарифҗанова