Тәрәзәдән әни карый, кочаклап яраннарын...

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Туган авыл, туган нигез, әти-әни, авылдашлар... Рәхмәт, күрештерүчеләргә

Беркөнне кичен Айван авылыннан Гөлфия Рысаевага ияреп, мәдәният йортына менеп киттем. Җыр ансамбленең репетициясенә.

Юл уңаеннан Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Татьяна Ибалакованы алдык. Кичке сәгать 7гә бар да җыелып бетте. Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова, Гөлфия Рысаева, Татьяна Ибалакова... Авылның татар һәм рус җыр ансамбльләре – “Хыял” һәм “Вдохновение” җырчылары алар. Электән бер совхозда эшләгән Төбәк-Чокырча белән Айван авылы халкы дус яшәгән һәм яши. Ике сәгать буе мин шушы ансамбль кызларының җырлавына, үзара шаян сүз сөйләшүләренә, алардагы дәрт-дәрманга сокланып утырдым. Кушылып җырладым да әле!

Һәм менә Өлкәннәр көне килеп җитте. Ә авылдашыбыз Ләйсән Ялаева җитәкчелегендәге мәдәният йорты үзенең җыр һәм бию ансамбльләре белән авыл ветераннарын каршы алырга әзер! Иң алдан күчтәнәчләре белән гомере буе Айван мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзилә Миңнуллина  килеп җитте. Үзе пешергән тәмле коймак, эремчек пироглары белән китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова да монда. Бар да авыл ветераннарын хөрмәтләү өчен мәш килә.

Җылы итеп күрешкәннән соң, ветераннарыбыз өстәл артына тезелешеп утырдылар. Намуслы хезмәт юлы үткән ветераннар... Алар: Рауза Галиуллина, Флера Гарифуллина, Гөлзилә Миңнуллина, Рузия Вәлиева, Суфия Вәлиева, Розалия Хөснетдинова, Розалия Гарифуллина, Дания Хәйретдинова, Тәнзилә Миңнуллина, Розалия Әскарова... Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина да үзебезнеке. Ветераннарны котлап, бик матур итеп чыгыш ясады. Иң мөһиме авырмыйча, исән-имин, балалар бәхете белән яшәргә язсын! Самоварда чәйләр кайнап, матур теләкләр әйтелеп, гармунчы уйнап, ансамбльләр, үзешчәннәр җырлап, биеп торды. Очрашу күңелле барды. Айваннар эшли дә, ял да итә белә. Мәҗлесне клубта сәнгать җитәкчесе, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы, авылдашыбыз Гөлнара Гыйниятуллина матур итеп алып барды.  Гөлнар Шәмсетдинова “Кичер мине, әнкәй, гафу ит...” җырын күңелгә тия торган итеп башкарды. Бар да уйга калып җырны тыңлады.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,

Утыңны сүндермичә мине көт.

Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.  (Гыйльман Идрисов сүзләре, Рим Хәсәнов көе). Бигрәк тә ир-егетләребез хәрби хезмәттә булган вакытта бу җырны тыныч кына тыңлап булмый... Уллар исән-сау хезмәт итеп кайтсын.

Биредә утырган һәр ветеранның сөйләр сүзе бар. Балачак, әти-әни, гаилә, нәсел-нәсәбе... Без ветераннарның берсе – Дания Хәйретдиновадан әти-әнисе турында сөйләвен сорадык. Аның әтисе Рәүф абый укытучы иде. Әнисе Исламия апа төрле эштә эшләде. Аларның тамырлары кая барып тоташа? “Әни дә, әти дә безнең Әлки районыннан, – дип сөйләде Дания ханым (бу турыда белми идек!). – Безнең әти 7 сыйныфны тәмамлагач, педагоглар мәктәбендә укыган. 17 яшендә әтине Айван авылына укытучы итеп эшкә җибәргәннәр. 60 яшькә кадәр Айван башлангыч мәктәбендә директор, рус теле укытучысы булып эшләде. Өстәмә эш – парторг булып та торды. Район газетасында мәкаләләре, шигырьләре басылып чыга иде.  1939 елда армиягә алына. Сугышта Ленинградны саклауда катнашып, 1946 елда авылга кайта. Әтинең әтисе Закир бабай укымышлы мулла булган. Арифметика фәнен урысчадан татарчага тәрҗемә итеп, мәдрәсәдә балаларны укыткан. Кулак дип сөргәннәр. Бөтен авыл, бабайны яклап, каршы чыккан. Әтиләрне балалар йортына биргәннәр. Ә әнинең әти-әнисе яшьли мәрхүм булганнар. Әтисенең абыйсы биш бала янына тагын өчәү сыя дип, әниләрне үз гаиләсенә алган. Әни ул безнең укый-яза белмәгәннәрне укыткан да. Текте дә, колхоз эшенә дә йөрде. Әни бик сабыр кеше иде. Күршеләр кереп, эч серләрен сөйләп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлар иде. Әни бервакытта да кеше сүзен кешегә чыгармады...”.

Менә күпме яңалык ишеттек без Дания ханымнан. Гаилә истәлекләрен  язып калдырырга кирәк. Киләчәктә Айван турында китап чыкмый калмас. Очрашуда әнә шул турыда да сөйләшенде.

Бию көе яңгырады. Күпне күргән Флера апа түзеп торамы инде, урыныннан торып биергә чыкты. Шундый булырга кирәк! Күрешергә, ял итәргә килгән бит алар! Бар да бию мәйданында! Афәрин!

Ә җыр һәм бию ансамбльләре менә дигән итеп чыгыш ясадылар. Светлана Хаҗиева бик матур итеп җырлады. Рәхәтләнеп тыңладык. Рәхмәт.

Менә очрашуның ахыры якынлашты. Гөлзилә апа Миңнуллина һәркемгә бүләкләр өләште. Ветераннар, рәхмәтләр әйтеп, бик матур очрашу булды,  тагын күрешергә язсын дия-дия кайту ягына атлады... Колакта Светлана Хаҗиева җырлаган “Бәхет чакрымнары” сүзләре:

Тәрәзәдән әни карый,

Кочаклап яраннарын.

Шул яраннарга кызыгып,

Әй, китеп барганнарым...

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International