Төбәк-Чокырча авылыннан заманында мәктәптә укыткан, авыл Советы рәисе булып эшләгән Сергей Рысаевның истәлегенә волейбол ярышлары оештырдылар.
Хатыны Гөлфия Рысаева: “Сергейның мәрхүм булганына 15 ел булды, – дип сөйләде. – Туган елы 1961 ел. Казан педагогика институтының физика-математика бүлеген тәмамлады. 1984-1989 елларда Төбәк-Чокырча мәктәбендә директор булып эшләде. Ул елларда Арчаның 7нче мәктәбенә нигез салына башлый. 1989-1997 елларда Төбәк-Чокырча авыл Советы рәисе булып хезмәт итте. Соңыннан мәктәптә укытты. Мәктәптә волейбол ярышларын нәкъ менә безнең Сергей оештырып җибәрде”.
Ул көнне Төбәк-Чокырчаның күрше авылы Айван клубында ир-егетләр волейбол уйнадылар. Очрашу бик әйбәт оештырылган иде. Гөлфия Рысаева үзе, балалары, якыннары, туганнары, дуслары – бар да шунда спортзалда. Өчпочмаклар пешкән, чәйләр кайнаган, пылау урамда казанда пешә... Уенчыларның кәефе шәп. Казан шәһәреннән дә бер команда кайтты. Айван белән Төбәк-Чокырча, Арчаның 7нче мәктәбе һәм ветераннар һәм Казан – барысы дүрт команда. Иртәнге сәгать 10да башланган ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Каравы да күңелле булды. Чөнки бирелеп, әйбәт уйнадылар. Берсеннән-берсе осталар!
Айван белән Төбәк-Чокырча авыллары, Арча станциясе ир-егетләре кичен Айван клубы спортзалына волейбол уйнарга йөриләр. Айван клубы җитәкчесе Ләйсән Ялаева: “Волейболчыларның телефонда үз төркемнәре бар. Алар үзара аралашып, волейбол уйнарга кайчан киләсен сөйләшеп торалар. Мин дә бу төркемдә. Клуб эше өчен мин җаваплы. Спортзалның кешесез торганы юк”. Әнә шулай кичләрен волейбол уйнап остарган авыл командасында Гөлфия Рысаеваның энесе Илнарның уллары Искәндәр белән Динар Юзаевлар, Айваннан Руслан белән Русиль Гыйззәтуллиннар, Рәмис Әскәров, станциядән Фоат Фәрхуллин, бер-берсен аңлап, уен-көлке сөйләшеп, җитди дә була белеп, отыла башласалар тагын да кыза төшеп, тырышып уйнадылар. Һәм, алга китеп булса да әйтим, 1нче урын аларда булды! Афәрин!
Сергей Рысаевның дуслары-хезмәттәшләре аерым ветераннар командасы булып берләштеләр. Арчаның 7нче мәктәбе укытучылары Булат Гәрәев, Фидәрис Зиннәтуллин, Арчаның 5нче гимназиясе директоры Нияз Мулләхмәтов, гимназиядә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Зөфәр Ильясов, районның эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән Марат Фәрхуллин, Казанның 183нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Фәнис Абдуллин заманында Сергей Рысаев белән эшләделәр. “Мин Төбәк-Чокырча мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Сергей Михайлович белән 8 ел эшләдем, – дип сөйләде Нияз Мулләхмәтов. – Дөньяда ике яхшы кеше булса, берсе шул дип әйтер идем. Кешелекле, кешегә ярдәм итүчән. Без аны онытмыйбыз. Ел да менә Сергей Михайлович истәлегенә волейбол ярышларына җыелабыз”.
Арчадан Марат Фәрхуллин: “Без Сергей Михайлович белән Арчаның 2нче мәктәбендә 1976-1978 елларда параллель классларда укыдык, – дип сөйләде. – Сергей белән бер командада спорт, туризм ярышларында катнашып, мәктәп данын якладык. Бер-беребезне яхшы белә идек. Яхшы дус, әйбәт иптәш иде. Мин Арчаның 7нче мәктәбендә информатикадан укыттым. Сергей Михайлович ул вакытта авыл Советы рәисе. Аның кебек кешеләр күбрәк булса иде. Кешегә бервакытта да “юк” дип әйтмәс, булышырга тырышыр. Менә дигән гаилә кешесе дә”.
Оештырып йөрүчеләрнең берсе – Казанның 183нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Фәнис Абдуллин. “Мәктәптә Сергей Михайлович белән бергә эшләдек, – дип сөйләде. – Бик акыллы кеше иде. Без ярышка 10-11нче сыйныф малайлары белән кайттык”.
Авыл һәм Арча яшүсмер-ләреннән торган командада Эмиль Шакиров, Альмир Закиров, Алмаз Хәйретдинов, Азат Шәвәлиев, Камил Хафизов, Борис Таликов, Кәрим Билалов, Әмир Лотфуллин уйнады.
Залда ниндидер бер күтәренке рух сизелеп торды. Сергей Рысаевның күңеле шат булгандыр. Спорт, ярышлар алга таба яшәргә көч, дәрт-дәрман бирә торган уңай чара шул!
Румия Саттарова