“Абилимпикс-2023” Бөтенроссия бәйгесендә Үрнәк агросәнәгать һөнәри көллияте хезмәткәре Анжела Давадова алтын медаль яулады
Аның белән без көллияттә очраштык. Остазы Альбина Нуриева белән дә аралаштык. Көллият җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев фикерләрен дә тыңладык.
– Без сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнарны һөнәргә өйрәтү буенча ике коррекцион төркем булдырдык. Берсе Нормадагы, икенчесе Арчадагы филиалда. Алар кирпеч салырга, ландшафт дизайнына һәм башка хезмәтләргә өйрәнә, – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Ә бәйгеләргә килгәндә, “Профессионаллар” бәйгесендә дә уңышларыбыз зур. Быел егетләребез республика ярышында берничә категория буенча призлы урыннарны яулап кайтты. Узган ел да уңышларыбыз бар иде. Бер ел да урыннар алмый калмыйбыз.
– “Абилимпикс” бәйгеләрендә дә 2018 елдан башлап ел саен катнашып киләбез, ел саен призлы урыннарны яулыйбыз, – диде махсус дисциплина укытучысы Альбина Нуриева. – Бик зур чара. Нәкъ Олимпия уеннары кебек. Инвалидлыгы булган 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге һәр кеше катнаша ала. Укучылар, студентлар, белгечләр аерым ярыша. Узган ел Таһир Сөнгатов өченче булды, Лилия Мөбарәкҗанова беренче урынны алды.
– Һәр кеше катнаша ала, дидегез. Көллият белән бәйле булмаганнардамы?
– Әйе. Әмма аның инвалидлыгы булырга тиеш. Аларны эзләп табуы бик кыен. Риза булмыйлар. Теләге булганнар безгә килә, өйрәтәбез. Белгечлеге булмаганнар да. Анжела Давадова, мәсәлән, белеме буенча хисапчы, бездә комендант булып эшли. Тәкъдим иттек, риза булды. “Икмәк ризыклары әзерләү” компетенциясендә. Бу эшкә ул өр-яңадан өйрәнде. Өйдә ашарга пешерүне санамаганда. Май аенда үткән төбәк ярышында икенче урынны алган иде. Беренче-икенче урыннарны яулаганнарны Мәскәүгә чакырдылар. Анжела да барасы булды. Милли җыелма командага керттеләр. Әзерлек эшләрен сентябрьдә башлап җибәрдек.
– Икмәк пешерү өчен мөмкинлекләр булуы да кирәк бит. Кайда әзерләндегез?
– Безнең көллияттә бөтен мөмкинлекләр тудырылган, заманча технологияләр белән җиһазландырылган лаборатория бар. Шунда өйрәндек. Анжела ул губка кебек, бөтен әйткәнне сеңдереп бара. Бик тырыш, тыңлаучан, үзенә карата таләпчән. Атнага ике-өч көн әзерләндек.
– Мәскәүдә үткән ярышта Анжела нәрсә эшләргә, бу очракта нәрсә пешерергә тиеш иде?
– Бөтенроссия ярышлары 20-23 октябрьдә “Гостиный двор” күргәзмә үзәгендә үтте. Ярышлар зур залда барды, барлык 49 компетенция буенча да шунда ярыштылар. Анжела биш сәгать ярым эчендә өч төрле икмәк ризыгы пешерергә тиеш иде. Туй каравае, дүрт төрле эчлек белән кулебяка һәм “ромовая баба”. Пешерергә һәм бизәргә дә. Таләпләре зур – санитар нормаларны үтәргә кирәк, матур да, тәмле дә булсын, үлчәме дә килсен, билгеләнгән вакыттан соңга да калырга, күпкә алдан да тәмамларга ярамый. Өстәвенә әле янында экспертлар карап йөри. Уйлап карагыз, психологик яктан да нинди нык булырга, шуның кадәр вакыт аяк өстендә дә басып торырга кирәк. Бик борчылдык башта. Әмма мин Анжелага ышандым. Һәм ул ышанычымны аклады. Иң зур балл (87,3) җыйды. Алтын медаль һәм 100 мең сумлык сертификат иясе булды.
– Укытучылар бик белемле бездә, – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Үзләренә таләпләре зур. Традицияләребез бар. Элек-электән көллият бик көчле булган. Аннан икмәк ризык-лары пешерү буенча заман таләпләренә туры китереп, евростандарт буенча эшләнгән лаборатория булуы да зур роль уйный. Индукцион плитәләрдә әзерлиләр. Безнең укучылар “Тәмле булсын” ресторанында зур бәлеш пешереп (200 йомырка гына киткән) тә үзләренең осталыкларын исбатладылар. Ә без – ресурс үзәге түгел. Хезмәт кешесе тәрбиялибез. Менә әле 18 яшьлекләрне туплап, студентлар отряды булдырдык һәм аларга өстәмә белем – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы – бирәбез. Нинди проект булмасын, ике куллап ябышабыз. Җәйге каникул вакытында эшләргә Кырымга кеше кирәк, диделәр. Ике ел рәттән бардылар. Тәҗрибә дә туплап кайттылар, үзләренә акча да эшләделәр. Безнең көллиятне тәмамлап чыккан пешекче, кулинарларыбыз зур рестораннарда эшли, алар турында уңай фикерләр генә ишетәбез.
Алтын медаль иясе Анжела Давадова белән дә танышыйк. Ул үзе Дагстаннан. 2009 елда бирегә күчеп кайткан. Улы һәм кызы белән.
– Минем әни Түбән Пошалымнан. Әти вафат булгач, ул лезгин иде, туган ягына тартылды. Без дә аннан калмадык. Мин көллиятнең тулай торагына вахтер булып урнаштым, аннан комендант итеп куйдылар. Кызым Фатима Казанда яши, бер ул үстерә. Улым МЧСта эшли, машинада. Өч кызы бар. Мин әни белән яшим. Аңа 81 яшь.
– Ничек бу ярышта катнашырга алындыгыз? Пешерү буенча осталыгыгыз бармы?
– Һәр хатын-кыз кебек өйдә пешерәм инде. Үзебезчә. Альбина Нуриева: “Курыкма, тырышып кара, булышырбыз”, – диде. Курка-курка булса да ризалык бирдем. Башта бик дулкынландым, борчылдым. Җиңүемне белгәч, сөендем. Пешергән ризык-
ларымны экспертлар ашап карады, мактады. Аннан катнашучыларга тараттылар. Үзем авыз итеп карарга да өлгермәдем. Миңа ышаныч белдергән өчен җитәкчелеккә, баштан ахырга кадәр минем белән булган остазыма зур рәхмәт.
– Ничек сез “Абилимпикс” ярышына эләктегез?
– Авыруым турында сорыйсызмы? Варрикоз минем. Балаларны тапканнан соң шулай булды. Бик тирән веналар. Операция белән дәвалап булмый, дип өченче төркем инвалидлык бирделәр. Уңайсызланмыйм мин аннан, тормышка куанып, яхшы яшим. Икенче елга да бу ярышта катнашырга уйлыйм. Җиңүче булгач, бу номинация буенча рөхсәт ителми, шуңа, бәлки, бәйләү буенча катнашырмын. Киленем Сиринә бик яхшы бәйли. Аннан дәресләр аласы булыр.
– Улы Давид бездә дә эшли. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручыларны өйрәтә ул. Өстәмә белем бирә. Безнең көллиятне кызыл дипломга тәмамлады, аннан Казан энергетика университетында укыды, бик яхшы эретеп ябыштыручы, – дип өстәде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Бирегә кайтып урнашканда алтынчы сыйныфта укый иде әле ул. 14 яшеннән эшли башлады. Җәй буе урамдагы үләнне чапты.
Көллияттә өстәмә һөнәргә өйрәтүгә зур урын бирелә. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар өчен ике айлык курслар бар. Арчадагы беренче филиалда дүрт айлык курслар ачылган. Икенче филиалда В һәм С категорияләре буенча тракторчы-машинист, пешекче-кондитер әзерлиләр.
– Үзебездә дә пешекче-кондитер, хисапчы курслары ачабыз. Икенче елдан хокук сак-лау органнары өчен (полиция, тикшерү комитеты, салым оешмаларында эшләү өчен) юридик белем бирүне башлап җибәрәбез – диде көллият җитәкчесе. – Практиканы полиция бүлегендә үтәчәкләр. Бар да килешенгән, сөйләшенгән. Моның өчен укучыларның психик, физик яктан көчле булулары сорала, аттестаттагы билгеләр дә роль уйнаячак. Уку бушка, тугызынчы сыйныфтан соң кабул итәбез. Кызларны да, егетләрне дә. Барлыгы 20 кеше. Моннан тыш пешекче-кондитерлыкка, автомеханиклыкка, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү һәм файдалану бүлегенә егермешәр укучы җыябыз. Уку срогы бер елга кыскарды. Ике ел да ун ай. Практика вакытының уку чорына туры китереп көйләнүе хисабына шулай эшләнде. Эш бирүче юлламасы буенча килүчеләр беренче чиратта кабул ителә. Ятимнәргә зур игътибар юнәлтелә. Аттестат билгеләре дә роль уйный. Коррекцион төркемнәргә үзебезгә – 14, Нормадагы филиалга 10 укучы алабыз.
Икенче елга 80 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче, ике Социалистик Хезмәт Герое укыган көллият хезмәткә өйрәтү буенча зур эш башкара. “Акча эшләү түгел максатыбыз, – ди Зөлфәт Дәүләтбаев. – Тәрбия бирү, яхшы белгечләр әзерләү”.
Гөлсинә Зәкиева