“Әлифба” очраштырды

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Арча педагогия көллиятендә беренче республикакүләм Вагыйзов укулары узды

 “Әлифба” китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 7 ноябрь көнне Арча районында республикакүләм масштаблы чара оештырылды.

Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәт-ләрен яшь буынга җиткерү. Бирегә үзебезнең районнан тыш, РФнең төрле төбәкләреннән мөгаллимнәр, галимнәр, җитәкчеләр, остазлар, методистлар, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар җыелды. Арча, Балтач, Сарман, Алабуга, Спас, Әгерҗе, Теләче, Актаныш, Биектау, Кайбыч районнары, Яр Чаллы, Казан, Башкортстан, Мәскәү, Самара өлкәсе – укуларда катнашучыларның географиясе киң иде. Һәр килгән кунакны Арча педагогия көллиятенең фойесында мәгариф өлкәсенә кагылышлы күргәзмәләр каршы алды. Теләгән кеше “Әлифба” музее белән танышты һәм чәй белән сыйланды.  

Тантаналы ачылыш

“Беренче Вагыйзов укулары” фәнни-гамәли конференциясе көллиятнең актлар залында Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың хезмәт юлына багышланган фильм карау белән башланып китте.

Тантананы педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова алып барды һәм килгән кунак-лар белән таныштырды. 

Чараның төп кунаклары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев иде.

Тантаналы ачылышны Марат Әхмәтов Арча педагогия көллияте коллективына рәхмәт әйтүдән башлады.

– Әлифба ул ниндидер бер изге китап кебек кабул ителә. Вагыйзовлар бу китапны язу өчен үзләрендә зур бер көч тапканнар. Чөнки 50 ел гомерлек “Әлифба”ны иҗат итәр өчен үзеңне укучы балалар кебек хис итәргә кирәк. Синең һәр сүзең, һәр иҗегең баланың күңеленә барып ирешеп, сеңеп калырга тиеш. Бу хезмәт ничек үзен-үзе аклаган, – дип соклану сүзләрен җиткерде ул. Һәм татар теленең байлыгын, матурлыгын, камиллеген тагын бер кат ассызыклап үтте, аны сакларга өндәде.

Илсур Һадиуллин әлеге чараны тарихи мизгел дип атап, һәркемнең тормыш тәрбиясендә зур урынны алып торучы укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Хәзерге вакытта безнең дәреслекләр, “Әлифба”лар бик күп. Ләкин Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың “Әлифба”сы балаларга сулыш өрүче китап һәм бүген без аны зурлыйбыз. Әлеге шәхесләр белән мин шәхсән биредәге музейда очраштым. Искиткеч кызыклы шәхесләр иде алар. Нинди генә авыр  тормыш юллары үтсәләр дә, без белгән бөеклекләргә ирешкән кешеләр алар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, – диде ул һәм “Вагыйзов укулары”н өч елга бер тапкыр уздыру традициягә кертеләчәген әйтте.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев килгән кунакларга, бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтте һәм районыбыз халкы белән горурлануын җиткерде. 

Җанлы аралашу

Алга таба әңгәмә рәвешендә, залда утыручы кунакларның кайберләре белән, аралашу мәйданчыгы оештырылды.

Марат Әхмәтов туган телне саклау мәсьәләсе буенча республикада нинди юнәлешләрдә эш баруы турында әйтеп үтте. Җәмәгать оешмалары, дәүләт структуралары, матбугат чаралары белән берлектә милли мохитебезгә юнәлтү өчен йөзләгән проектларның гамәлгә ашырылуын әйтте ул. Шулай ук милли мәгариф өлкәсендә дә эшләнәсе эшләрнең күплеген ассызыклап үтте.

Арча педагогия көллиятендә озак еллар җитәкче булган Илдус Сәгъдиев Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың көллияттә укыткан елларын искә алды. Аларның бербөтен булып эшләвен, үз эшләренең осталары булуларын, “Әлифба”га күпме көч һәм белем кертүләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Сәләй Вагыйзовның туган ягы Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылыннан килүче Нурания Абзалова әлеге җирлектә Сәләй ага хөрмәтенә музей ачылу тарихын сөйләде. Озак еллар авылда фельдшер булып эшләүче ханым Сәләй Вагыйзов кебек шәхес турында өйрәнелмәвенә борчылып, 1999 елда авылдашы белән очрашырга Арчага килә. Шуннан Нурания ханым Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе булып китә һәм әлеге шәхес анда татар теленә карата мәхәббәт уята.   

Җитди дә, шул ук вакытта кызыклы да килеп чыккан әңгәмәләр рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләр һәм бүләкләр белән үрелеп барды.

 Фәнни-гамәли конференция районыбызның мәгариф өлкәсендә аеруча зур хезмәт башкарган остазларны бүләкләү белән дәвам итте. “Вагыйзов укулары”ның әлеге өлешен концерт номерлары тәмамлады.

Дискуссия мәйданчыклары

“Беренче Вагыйзов укулары” фәнни-гамәли конференциясенең икенче өлеше көллиятнең сигез аудиториясендә узды.

Биредә төрле темаларга республикабыз районнарыннан җыелган укытучылар чыгыш ясады, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Һәр мәйданчыкның үз җитәкчесе һәм бирелгән теманы яктыртырга тиешле мөгаллимнәре бар иде.

Дискуссия мәйдан-чыкларындагы чыгыш-ларның һәркайсы Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова эшчәнлеген яктыртып, “Әлифба”ны саклап калу фикерен җиткерде. Мәсәлән, иң күп катнашучы булган мәйданчыкларның берсе музей эшчәнлеге турында иде. Биредә Дамир Таҗиев җитәкчелегендә 27 катнашучы музей педагогикасы турында сөйләшү алып барды. Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк музейларга алып йөрергә, укучыларда кечкенәдән үткәнгә кызыксыну уятырга кирәк, дигән фикер алга сөрелде. 

Аудиторияләрдә шулай ук “Әлифба”ның язмышы, китап авторларының хезмәтләрендә милли гореф-гадәтләрнең чагылышы, яшь белгечләргә ярдәм, балаларда укуга карата кызыксыну уяту юллары, яңа “Әлифба”ларның эчтәлеге һәм тагын башка бик күп темалар яктыртылды.    

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International