Шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр

2023 елның 11 ноябре, шимбә

26 октябрьдә Россия күләмендә шәҗәрә мәдәнияте көне билгеләп үтелде

Арча үзәк китапханәсендә районыбыздан чыккан һәм биредә гомер итүче шәҗәрә төзү осталары, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар җыелды.

“Шәҗәрә – халкыбызның тарихи хәтере” чарасының төп кунаклары – Казан шәһәренең “7 буын” генеологик үзәгенең башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов һәм бүгенге көндә 1500 кешене туплаган шәҗәрә агачын ясаучы райондашыбыз Йолдыз Җәләева. Алар үзләренең хезмәтләре белән бүлешеп, килгән тамашачыларны шәҗәрә ясау осталыгына да төшендерделәр.

Йолдыз Җәләева бүгенге көндә әтисе ягыннан бер нәсел агачын булдырган инде. Ул шәҗәрәдә 156 кеше бар. “Моннан 4-5 ел элек Теләчедә бер өйнең стенасында эленгән шәҗәрә агачы ясалган матур картина күрдем. Ул миңа шундый ошады. Нигә әле мондый картина минем өйнең стенасында да эленеп тормый, дип уйладым. Менә ниһаять әтиемнең әтисе ягыннан җыелган нәсел агачын булдырдым”, – дип картина итеп ясалган шәҗәрә агачын күрсәтте ул.

 Тик әлеге хезмәтен ул “үле агач” дип атый. Биредәге күп кенә тармаклар бер кеше белән туктап калган, нәсел дәвам ителмәгән диярлек. Өлкән буыннарның күбесе исән түгел. Шуңа да беренче агачына Йолдыз әлеге исемне биргән.

Шәҗәрә төзү эше турында сөйләгәндә аның күзләре яна, һәр сүзе күңел түреннән чыга. Йолдызның йөрәге аша эшләнгән тагын бер хезмәтенең бүген каралама варианты әзер. Биредә аның  әтисенең әнисенең әнисе ягыннан 1500 кеше тупланган һәм ул аны зур баннер итеп ясарга хыяллана. Алай гына да түгел, әлеге баннерны Теләче районы Алан авылына сабан туена алып кайтып, халыкка күрсәтү аның максаты. Бу авыл нәселнең башланган урыны һәм әлеге авылда шәҗәрә тармагында урнашкан кешеләр күп. Йолдыз сүзләренчә, бу агач “исән”. Чөнки биредәге күпчелек кеше белән ул үзе аралашкан, кайсы тармакны гына алсаң да, нәсел дәвам итә. Йолдызның Нәсел агачына тупланган туганнары Тобольск, Дүшәмбе, Киев, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Донбасс һәм Казахстанда төпләнгән булып чыга.

“Бу эш миңа рәхәтлек бирә. Һәр әби-бабайны табу минем өчен зур вакыйга. Табылган туганнарым белән аралашкач, күзләремә яшьләр килә. Кем өчендер бу берни түгел. Ләкин мин бу хезмәткә бөтен барлыгымны бирдем һәм бу минем бурычым дип саныйм. Тарихны, нәселеңне, үткәнеңне белү – һәркем өчен савап эш. Авырлыклар булмады түгел, гел ниндидер каршылыкка очрап торам. Әмма Аллаһ Тәгалә үзе кыенлык-лардан чыгу юлларын күрсәтә. Ярдәм итәрдәй кешеләрен чыгарып тора. Мәсәлән, миңа һәрвакыт ярдәм кулын сузучы Фәрит абыйга, Венера апайга бик рәхмәтлемен. Шулай ук яңа табылган туганнарым арасында да булышучылар күп булды. Ничек кенә булмасын, мин куелган максатыма ирешкәнче тырышачакмын”, – диде үз чыгышында Йолдыз Җәләева. 

Казан шәһәренең “7 буын” генеологик үзәгенең проектлар җитәкчесе Рүзәл Фәйзрахманов та Арча егете. Ул тумышы белән Шурабаш авылыннан, урта белемне Арчаның 2нче мәктәбендә алган. Тарих фәне буенча югары белем алганнан соң, Рүзәл шәҗәрәләр төзү эшенә ныклап керешә. Аның йөзләгән башкарган шәҗәрәсе, тарихи проектлары бар. Республиканың төрле районнарын өйрәнеп, китаплар язу эшен дә актив алып бара ул.

Китапханәдә үткән чарада үз эшчәнлеге белән таныштырудан тыш, бирегә килгән укучыларга шәҗәрә төзүнең кайбер серләрен җиткерде, аның төрләре белән таныштырды якташыбыз. Укучылар да аның сорауларына җавап биреп, әңгәмәгә кушылып утырдылар.

Бүгенге көндә шәҗәрә төзүчеләрнең күбәюен җиткерде Рүзәл Фәйзрахманов. Тик, кызганыч, Арча ягыннан тарих белән, шәҗәрә төзү һәм архив документлары белән кызыксынучыларның аз булуын әйтте ул. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, – дип мөрәҗәгать итте ул тыңлаучыларга һәм яшь буынны тарихи үткән белән кызыксынырга чакырды. 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International