Арча районы прокуроры Кукмара районы судына ришвәт бирүчеләр һәм ришвәт алучылар арасында арадашчы булган кешедән законсыз алган 79 мең сум акчаны кире кайтарту турында эзләү гаризасы белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге арадашчы Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе районара теркәү-имтихан бүлекчәсенең дәүләт хезмәтендәге кешеләренә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтиханны бирдермичә генә уңай хәл иткән өчен 12 кешедән алган 79 мең сумны үзендә калдыра.
Арча район суды әлеге арадашчыны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Закон белән каралган очракларда суд андый законсыз алынганны Россия Федерациясе кереме исәбенә эзләп алырга мөмкин.
Кукмара районы суды прокурор таләбен тулысынча канәгатьләндерде, законсыз алынган 79 мең сумны арадашчыдан эзләп алырга дигән карар чыгарды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Камил Хафизов,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе