Арчаның хәзер үз инфекционисты бар

2023 елның 24 ноябре, җомга

Район үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан яшь табибларның берсе – инфекционист Полина Климина

Аның белән гриппка каршы прививка ясаган вакытта аралашырга туры килде. Ике арада булган әңгәмәне, хөрмәтле газета укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Полина Владимировна, сез безнең районга кайдан, кайсы уку йортын тәмамлап кайттыгыз? Һәм кайда яшисез?

– Казаннан кайттым. Казан дәүләт медицина университетын тәмамладым. Мин үзем чыгышым белән Башкортстаннан. Әти-әниләрем шунда яшиләр. Арчада фатирда торам.

– Ә ни өчен нәкъ менә медицинаны, инфекционист һөнәрен сайладыгыз?

– Мин башта фармацевтлыкка укыдым. Аннан “медицина минеке” дигән фикергә килеп, табиб белгечлеге алдым. Һөнәрем бик ошый. Ни өчен инфекционист булдым? Инфекцияләр төрле. Инфекцияне китереп чыгаручы вируслар, бактерияләр, гөмбәчекләр һәм башка зыянлы микроорганизмнар организмга сулыш юллары аша, ашкайнату системасы, тире һәм лайлалы тышча аша үтеп керә.  Мәсәлән, вируслар китереп чыгарган инфекцияләр (грипп, коронавирус һ.б.), герпес, ризык белән агуланулар, аңлашылмаган бизгәк тотулар, эчәк-ашказаны инфекцияләре һ.б. Аларны ачыклап, дөрес итеп дәвалый башласаң, алар дәвага тиз бирешә, уңай нәтиҗәләр куандыра.

– Коронавирус бармы?

– Әлбәттә, бар. Аннан тулысынча, 100 процентка котылып булмаячак. Ул нәкъ грипп шикелле безнең белән яшәячәк. Дөрес, элекке кебек авыр формада түгел, җиңелрәк рәвештә.

– Коронавирустан вакцина ясыйлармы?

– Әйе.

– Гриппка ясаткан вакцинаның коронавируска каршы йогынтысы бармы?

– Юк. Алар икесе ике төрле вирус.

– Коронавирустан кемдер якты дөньядан китте, бер гаиләдән булып та, ә кемдер авыртмады. Моны ничек аңларга?

– Һәркемнең организмы үзенчәлекле. Кемдер инфекциягә бирешә, ә кемдер юк. Авырый башлауга вакытны сузмыйча, дәвалана башлаулар да уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Хроник авырулы кешеләр бар. Бу кешенең яшеннән, тормыш рәвешеннән дә тора.

– Менә мин балаларга иртән җылы сөт эчертәм, йөткерә башласалар, файдасын күрәбез, диючеләр бар.

– Җылы, майлы эчемлек тамакны йомшартып җибәрергә мөмкин. Әмма сөттә вируска каршы торучанлык сәләт юк.

– Инфекция дигәннән, нигә чисталык сакланмаган гаиләләрдә үскән балалар бик авырмыйлар?

– Санитар таләпләргә җавап бирмәгән шартларда үскән балаларның иммунитеты ияләнә, ныгый. Әмма өйдә чисталык таләпләрен сакламау шулай ук начар. Инфекцияләр күп төрле. Аларның кайберләренә организм бирешергә мөмкин. Шуңа күрә чисталыкны сакларга, тузаннарны сөртергә, бүлмәләрне җилләтергә, эштән, урамнан, кибетләрдән кайткач, кулларны сабынлап юып торырга кирәк.

– Сәламәт тормыш рәвеше турында да берничә сүз?

– Өстәлдә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш булсын. Алкоголь, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән арынырга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Саф һавада йөреп керсәң яхшы.

– Балалар, яшьләр чипсы, газлы, татлы сулар кебек зыянлы ризыкларны яраталар. Быел җәен кичен кибеткә керсәм, киштәләрдә чипсы калмаган. Исем китте...

– Зыянлы канцерогенлы ризыкларга организм бик тиз ияләнә. Алардан  башка тора алмыйсың кебек була башлый. Әмма барыбер дә яшьләребез,  канцерогенлы ризыклардан туеп, файдалы ризыкларга тартыла. Без дә студент вакытта ашханәләрдә тукландык.

– Җылы як халыкларының авыз эчен яндыра торган кызыл борычны йөзләрен дә сытмыйча ашауларына исебез китә. Ә без ул кызыл борычка,  иренгә тиеп китсә дә, чыдый алмыйбыз.

– Организмда гасырлар дәверендә теге яки бу ризыкны эшкәртү  ферментлары барлыкка килә. Ә зәһәр әче кызыл борычка безнең организм ияләнмәгән. Шуңа да организм аны авыр кабул итә.

– Полина, Арчаны яраттыгызмы?

– Әйе. Уңайлы, матур шәһәр. Казанга да якын.

– Без районга яшь табиблар кайтуына сөенәбез. Үзебезнең хәзер инфекционистыбыз бар. Сәламәт булып, авырмыйча яшәргә язсын! Ә сезгә хезмәтегездә уңышлар!

Алга таба яшь табиблар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International