Районга яшь табиблар эшкә кайтты

2023 елның 24 ноябре, җомга

Арча районы үзәк хастаханәсенә эшкә яшь белгечләр кайтты. 

Шушы көннәрдә үзәк хастаханәнең актлар залында яшь табиблар белән очрашу булды. Җыелышта сәламләү сүзе белән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рузия Шәйхиева чыкты. Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов Арча медицина учреждениесендәге шартлар, бурычлар турында сөйләп, яшь белгечләргә эшләрендә уңышлар теләде.

Районга 2023 елда эшкә менә кемнәр кайтты. Поликлиникада кабул итәләр: тамак, борын, колак табибы-оториноларингологлар Артур Наилевич Гарифуллин (Балтачтан) һәм Арчадан Назилә Рамилевна Харисова, Арчадан теш табибы-стоматологлары Солтан Рафаэлович Ибраһимов һәм Ләйсән Илһамовна Әхмәтова, невролог Искәндәр Фәнисович Мәрдәнов (Балтач), табиб-инфекционист Полина Владимировна Климина (Казан), участок табиб-терапевты Зөһрә Мөдәрисовна Фатыйхова (Арча). Балалар консультациясендә – участок балалар табибы-педиатр Айгөл Фоатовна Галимҗанова (Арчадан), стационарда – табиб-терапевт Арифулла Аделевич Мөшәрәпов (Буа), табиб-анестезиолог-реаниматолог Ильяс Таһирович Әхмәдишин (Казан, аспирантурада укый) табиб-патологоанатом Алексей Евгеньевич Галанов (Краснодар өлкәсе Усть-Лабинск шәһәреннән).

Хөрмәтле яшь табиблар! Исән-сау булып, сезгә район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International