Район үзәк китапханәсендә “Милли мәдәният – саекмас чишмә” районкүләм иҗади бәйгенең йомгаклау тантанасы булды.
Бәйге 2023 ел – Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан оештырылды. Мәдәни мирасыбыз тарих битләрендә, язучыларыбыз әсәрләрендә, сурәтләрдә, телдән-телгә саклана. “Әлеге байлыкны халыкка җиткерү, аның аһәңен, мәгънәсен күрсәтү – китапханәчеләрнең төп максаты дисәк тә ялгыш булмас”, – дип сөйләде тантананы алып баручылар Рузия Хәкимова белән Илсөяр Хәнәфиева.
Бәйгенең максаты аңлашыла. Язучыларның әсәрләре нигезендә гореф-гадәтләрне, милли йолаларны бүгенге көн укучыларына җиткерү, китапка карата мәхәббәт уяту. Тантана барышында без рәхәтләнеп язучылар әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләрне карап утырдык, нәфис сүз, шигырьләр тыңладык. Ә авыллардагы китапханәчеләр, әбине дә, бәбине дә – барысын да кузгаткан.
Бәйгедә җиңүчеләрне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” учреждениесе директоры Лилия Дәүләтбаева котлады, бүләкләр тапшырды. Котлаулар 3нче дәрәҗә дипломга ия булган китапханәчеләрдән башланды. Алар: Урта Пошалым авылы китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова, Күлтәс китапханәчесе Айсылу Гарифуллина, Яңа Кенәр – Лилия Фәйзрахманова, Гөлшат Нәбиева, Яңа Кенәр балалар китапханәчеләре Суфия Газизова, Ләйсән Нигъмәтҗанова, Шурабаш – Зөлфия Хәертдинова, Иске Ашыт – Гөлнара Мәгъсүмова, Ташкичү авылы китапханәчесе Венера Мостафина.
Чиканастан Халидә Вафина башкаруында Гомәр Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җырын чишмәләр тавышын, гасырлар авазын ишеткәндәй тәэсирләнеп тыңладык.
2нче дәрәҗә диплом белән Носы авылы китапханәчесе Ләйсән Галимуллина, Шушмабаш – Чулпан Зарипова, Шекә – Гөлшат Локманова, Сорнар – Рамилә Ибраһимова, Лесхоз – Раушания Шәймуллина, Наласа – Гөлчәчәк Сабирҗанова, Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Эльмира Равилова бүләкләнде.
1нче дәрәҗә дипломга лаек булган китапханәчеләр: Хәсәншәех авылы китапханәчесе Гөлкәй Хәбирова, Апаз – Рамилә Минҗанова, Пөшәңгәр – Рәйфә Сабирҗанова, Яңа Кишет – Надия Йосыпова, Кышкар – Гөлнара Ибраһимова, Иске Кишет – Гөлфия Габитова, Казанбаш – Рузилә Әүхәдиева, Иске Төрнәле авылы китапханәчесе Илбира Тимашева.
Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Мәхмүт Галәү, Фатих Хөсни, Хәсән Сарьян, Фоат Садриев, Гөлчәчәк Галиева, Лира Ибраһимова... Аларның әсәрләреннән өзекләр уйнадылар, аерым күренешләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Язучылар үз әсәрләрендә үткән көннәрдәге яшәешебезне гәүдәләндерәләр. Матур әдәбият, сәнгать аша без аларны онытмыйбыз. Бу безнең тарих.
Гомумән, китапханәчеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Шушы юнәлештә актив эшләгән өчен аларга Рәхмәт хатлары да бирелде. Афәрин, китапханәчеләр! Сез булдырасыз!
Кыз димләү, кыз сорау, сабантуйлар, мулла, абыстайлар, килен, кайнана, туган як, туган җир, бала туу... – темалар күп. Язучы Лира Ибраһимова безгә бик үк таныш булмаган “Җимчәчәк” йоласы турында язган. “Җимчәчәк” ул язгы ташулардан соң беренче чәчәкләр чыгу белән уздырыла торган чәчәк бәйрәме. Әлеге йола күренешен Лесхоз һәм Сорнар авылы китапханәчеләре уйнап күрсәтте.
Язмамны Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә җыры кала” повестеннан тантанада укылган бер өзек белән тәмамлыйм. “Исәнме, туган ягым! Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә нинди күтәренке-романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм. Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай. Бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда, мине юатырга онытма”.
Әйе, бу җырларга юатырдай халкымның күңел дөньясы салынган. Без аларны укыйк, сәхнәләрдән күрик, онытмыйк.
Румия Саттарова