Арча районында «АДЫМ» проектын гамәлгә ашыру төгәлләнде

2023 елның 24 ноябре, җомга

«Адым» проекты Арча районы яшьләренең вакытларын рациональ үткәрүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

2023 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте оешмалары арасындагы конкурс кысаларында Арча районы форпосты «АДЫМ» проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сумлык грант иясе булды. Грант ярдәме хисабына Алгарыш яшьләр үзәге базасында иҗади мәйданчык булдырылды һәм Арча шәһәре стадионы территориясендә хәрбиләштерелгән киртәләр полосасы төзелде. Проект Арча районы яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм Арча Укучылар сарае педагоглары командасы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Проект кысаларында 2023 ел дәвамында яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, һөнәри юнәлешкә, социаль проектлауга һәм эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча осталык дәресләре, тренинглар оештырылды, аларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 900 дән артык кеше катнашты. Агымдагы елның октябрендә Арча шәһәре стадионы территориясендә «Арча-Уен» яшьләр спорт-күңел ачу уены уздырылды, анда районның 140тан артык яшь кеше катнашты. Чара кысаларында беренче тапкыр Арча районы яшьләренең гимны һәм флешмобы тәкъдим ителде.

«Безнең команданың масштаблы проектына ярдәм иткәне өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәт белдерәбез. Чынлыкта «Адым» иҗат мәйданчыгы өчен «проектны гамәлгә ашыру тәмамланды» дигән сүз дөрес түгел. Яңа этапта без проектны камилләштерү эшен дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте команда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International