Армиягә китә егетләр

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Узган атнада Арчадан тагын 16 егетне армия сафларында хезмәт итәргә озаттык

Алдагы көнне хәрби комиссариатта алар белән очрашу булды. Анда егетләрнең әти-әниләре дә катнашты.

Шулай матур итеп очрашулар оештырып озату районда күркәм традициягә әверелде. Булачак солдатлар белән шундый һәр очрашуга район җитәкчеләре дә килә. Бу юлы район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Арча “Үзәк” мәчетеннән Надир хәзрәт Гатауллин катнашты.

– Сезнең тормышыгыздагы иң мөһим вакыйга – Ватанны саклаучылар рәтенә басу. Ватанны саклау – ул һәр ир-егетнең изге бурычы. Бер ел эчендә сез чын ир-егет булып җитешәсез. Бер ел бик тиз, сизелмичә дә үтсен, сез һәр яктан үсеп, көчле характерлы булып кайтыгыз. Сезне туган ягыгызда көтәләр, – диде Надия Мифтахетдинова.

– Әти-әни борчыла. Анысы аңлашыла. Дөньясы да тыныч түгел. Әмма сезнең балалар вакытлы хезмәткә китә. Үзләре контракт төземичә аларны кайнар ноктага җибәрмиләр, – диде Ренат Гатиятов. – Мин дә армия сафларында булдым. 1998 елда кайттым. Бергә хезмәт иткән егетләр белән әле дә аралашабыз. Гомергә бара торган дуслык ул. Ярдәмләшеп яшәгез. Үзегезне уңай яктан күрсәтегез. Сезгә карата да яхшы караш була. Мөмкин булганча әти-әниләрегез белән хәбәрләшеп торырга кирәк. Районда сезне көтеп калабыз. Эш күп. Яңа җитештерү оешмалары төзелә. Урнашырга ярдәм итәрбез. Сезнең кайберләрегез Саратовка китә. Ул безнең район шефлык күрсәткән хәрби часть. Элек ел да барып, егетләребез белән очрашып тора идек. Моны тагын яңартырга, солдатларыбызның күңелләрен күрергә кирәк.

Надир хәзрәт Гатауллин да армиядәге дуслык турында әйтеп үтте. Ул да бергә хезмәт иткән егетләр белән әлегә кадәр элемтәдә икән.

– Ватанны саклау – иманнан, – диде ул. – Ватан кайдан башлана? Гаиләдән. Әти-әни, туганнар, авыл, район, респуб-

ликабыздан. Без аларны сак-ларга тиеш. Бердәм булыгыз. Дуслыкны саклагыз. Бер йод-рык булып яшәгез.

Ул егетләргә хәерле юл теләп дога кылды. “Шул догалар, әти-әни догалары сезне авырлыклардан сакласын, җиңеллек китерсен. Без сезнең командирларыгыз белән хәбәрдә торабыз, даими кызыксынабыз. Яхшы хәбәр килсә сөенәбез. Командирларыннан Мактау хатлары алу әти-әни өчен дә зур горурлык. Әлегә кадәр райондашларыбызның сынатканы юк”. Очрашуда катнашкан җитәкчеләр шундый фикерләр җиткерде.

– Борчылдыра инде. Әни күңеле ничек тыныч була алсын, – диде Курса-Почмактан Нурия Хафизова. – Улым Эльмирны озатам. Шунысына сөенәм – сыйныфташы һәм курсташы белән бергә китәләр. Исәнлектә күрешүләр насыйп булсын.

Соңыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов әти-әниләренә киңәшләрен бирде,  егетләрне алып калып, алар белән инструктаж үткәрде.

Икенче көнне иртүк автобуска төялеп алар Казанга юл алды. Хәерле сәгатьтә булсын, егетләр, илебез сакчылары.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International