Адәм баласы рәхәткә түзми

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Адәм баласы рәхәткә түзми
Әңгәмәдәшебез—район хастаханәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов.
— Рөстәм Әдһәмович, безнең районда наркомания бармы?
— Бар. Районда барысы 18 кеше исәптә тора. Наркотикларга бәйле 8 кеше билгеле. Сүзне иң башта наркоманиянең нәрсә икәнен гади генә аңлатудан башлыйм әле. Бу грек сүзе, үзенә күрә бертөрле чир ул, наркотик матдәләрнең нинди төрдә булуына карамастан, аны даими кабул иткән очракта организм үзеннән–үзе аңа тартылачак, иң куркынычы шунда, кеше наркотиклардан башка яши алмаячак. Организм эштән чыгачак.
— Дөнья күләмендәге афәт бу. Адәм баласы ник тартыла аңа? Югыйсә, якты дөнья белән хушлашу куркынычы барлыгын белеп торабыз.
— Кечкенәдән балада ихтыяр көче, җаваплылык тойгысы тәрбияләргә кирәк. Бала иң элек тәрбияне гаиләдә алырга тиеш. Ник улым яки кызым мәктәп бәдрәфендә тәмәке тарта дип, педагогны гаеплисе юк. Дөрес, педагогларның да контроле җитмәү бу, әмма төп гаеп — ата–анада. Тәмәке тартырга ярамаганлык турында бала гаиләдә төшенергә тиеш. Әгәр дә аның аңына бу “ярамаганлык” яхшы сеңдерелә икән, бала кача–поса беркайда да тәмәке тартмаячак. Наркотиклар белән дә шулай.
— Баланың аңына “ярамаганлык”ны ничек сеңдерергә соң? Барлык ата–ана да психолог яки педагог түгел, ләбаса.
— Яшь кеше кечкенәдән хезмәт белән ныгып үсәргә тиеш. Бары тик хезмәт кенә тормышка ямь, тәм бирүен аңлап үссен. Нәни вакыттан “Афәрин!” дип мактый–мактый идәнгә чәчелгән уенчыгын җыйдыр, күлмәк–майкаларын тәртип белән шкафка куйдыр, кул арасына керә башлагач, миңа комачаулама, дип читкә этәрмә, киресенчә, ул үсенә–үсенә, эшеңә булышсын. Элек 1нче сыйныфта укыганда инде бала идән юган, керен уган. Ә хәзер күп очракта ата–ана балага кесә телефоны, компьютер, мопед, скутерлар, кыйммәтле тун сатып алу өчен “чиләнә”. Бармакка бармак сукмыйча бала рәхәттә яши. Әгәр дә баланың тәртибе буенча аңлашылмаган сораулар туа икән, педагог, психологлар белән сөйләшергә, киңәшергә кирәк.
— Безнең халыкта, адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә, дигән гыйбарә бар.
— Кабатлап әйтәм, хезмәт, файдалы шөгыль белән ныгып үскән баланың ихтыяр көче дә нык, үзенең кылган гамәленә җаваплылык тойгылары да тотрыклы була. Балигъ яшенә җитмәгән балаларга җәен кичке сәгать 11дән соң, 1 сентябрьдән 1 июньгә кадәр кичке сәгать 10 соң ата–аналардан башка урамда йөрергә рөхсәт ителми. Ә ник бала закон тарафыннан билгеләнгән сәгатьтән соң урамда йөри? Кем гаепле моңа, әлбәттә, ата–ана. Бала кичен вакытында өйгә кайтырга тиеш. Ихтыяр көче шуннан башлана да инде.
— Акылы утырып җитмәгән яшьләрнең тыелган әйберне, ярамаганны татып карарга омтылышы, гадәттә, көчлерәк була.
— Тыелган әйберләргә, бу очракта наркотикларга, тартылу гадәттә мәктәпне тәмамлап, әти–әни яныннан Казанга укырга чыгып киткәч, контрольдән “котылып”, иркенлекне тоеп алган яшьләрдә күзәтелә. Әмма ихтыяр көче нык, һәр кылган гамәленә җаваплылык хисе булган яшь кеше наркотикны татып карамас.
— Көчләп яки алдап–йолдап, үзенә дә сиздермичә татытып карау очраклары да бар бит.
— Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, очраклы һәм шикле төркемнәргә кушылмаска кирәк.
— Наркотикларның караңгылыкка, үлемгә алып баручы зыянлы матдәләр икәнен беләбез. Шулай да аны кулланып торалар. Бу чоңгылдан котылып буламы?
— Була. Әмма берәү дә үзе теләп дәваланырга килми. Берәү дә үзен наркоман дими. Наркомания җәмгыять тарафыннан каһәрләнә торган, закон тарафыннан тыелган гамәл. Бу зур корбаннарны үзенә йотучы бизнес. Моннан сакланырга кирәк. Наркоманнарны Казанда республика наркодиспансерында дәвалыйлар. Безнең районда да бу чирдән дәваланып, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар бар. Аларның йөзләренә нур куна, күзләрендә яшәү чаткылары уяна. Әмма соң булуы да ихтимал. Районда наркотиклар корбаны булган ике кеше бар. Иң мөһиме—бу афәтне читләтеп узарга, наркотикка бәйле якыннарыңа булышырга кирәк.
— Районда наркотикларга каршы көрәш буенча нинди эш алып барыла?
— Педагог, психолог, хокук саклау органнары, шул исәптән без, табиблар, бергәләп мәктәпләрдә, һөнәр алу йортларында видеофильмнар белән түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Бу үтемле чара булып тора. Әлеге юнәлештә һәр орган үзенең эшен алып бара.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International