Машинаңны бикләп йөр

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Машинаңны бикләп йөр
Әңгәмәдәшебез— район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибуллин.
— Радик Мөдәрисович, газета укучыларыбыз районда чит машинаны куып алып китү очракларының бармы–юкмы икәнлеген беләселәре килә. Булса, гыйбрәт өчен соңгы вакытта эшләнгәне турында сөйләсәгез иде.
— Кызганыч, районда андый вакыйгалар бар. Әле менә яңа гына, 5 сентябрьдә, чит машинаны куып алып китү эше буенча суд булды. Гаепле Россия Федерациясенең 166 маддәсе 1нче бүлеге буенча хөкем ителде. 10 мең сум штраф салынды. Гаепледә урлау нияте булмый, машинаны файдаланып тора.
— Вакыйга ничек була?
— Быелның 6 июлендә була бу хәл. Төш вакыты. Биектау районында яшәүче 39 яшьлек Рөстәм Мәрдәнов исерек хәлдә Арча районының Кәче авылы янындагы мөгезле эре терлекләр фермасы территориясендә чит машинаны куып алып китә. Янәсе, ул бу якларга кемнедер эзләп килгән. Хәл болай була. Каравылчы йорты янында туктап торган “УАЗ” машинасын күреп ала ул. Якын–тирәдә кеше юклыктан файдаланып, “УАЗ” янына килә, машинаның бикләнмәвен, ачкычның да шунда икәнен күреп ала. Уйлап тормый, машинаны ачып керә дә, кабызып китеп тә бара.
— Менә бәхет, бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле.
— Чит машинаны куып алып китүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартыла. Моның асылын тулысы белән аңлап җиткермәгән “батыр егет” ерак китә алмый, полиция хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль кире хуҗасына кайтарыла.
— Районда чит машинаны куып алып китү очраклары күпме?
— 2012 елда районда автомобиль куып алып китү буенча 4 эш судта каралды. Быел суд тарафыннан 2 эшкә нәтиҗә ясалды. 1 эш судка җибәрелде. Бүгенге көндә тикшерү органнары тарафыннан машинаны куып алып китү буенча 4 эшне тикшерү бара. Сәбәпләр төрле. Әлеге җинаять эшләре аек баштан да, исерек килеш тә, күп очракта урлау нияте булмыйча чит машинаны вакытлыча файдаланып тору максатыннан эшләнә. Куып алып китү нәтиҗәсендә зыян күргән машиналар да бар.
— Машина хуҗаларына киңәшләрегез.
—Машинаны, кайда булуыңа карамастан, бикләп йөрергә кирәк. Кем уйлаган, авылда эшкә килгән җиреңнән, ферма яныннан, машинаңны куып алып китәрләр, дип. Чит машинаны куып алып китүчеләрнең кайберләре техниканы кирәкле урынга тиз генә барып җитү чарасы буларак файдаланса, икенчеләр аңа җиңел кулга төшкән байлык итеп карый. Машинаңнан колак кагуың хәзер. Салоннан әйберләреңне урлаулары да ихтимал. Андый хәлләр дә булгалый.
— Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклар, ди. Кечкенәдән баланы кеше әйберенә кагылмаска өйрәтәләр. Ә монда Мәрдәнов рөхсәтсез машина кадәр машинаны куып алып китә. Аек булса, ул бу адымны ясамас иде.
— Әлбәттә, машина куу очраклары күп вакыт спиртлы эчемлекләр кулланучылар тарафыннан эшләнә.
— Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Р.S. Кәче вакыйгасы— автомобиль хуҗасы белән сөйләштем. Менә нәрсәләр сөйләде ул:
— 30 ел инде минем машинаны бикләп йөргәнем юк. Арчага барсам да бикләмим. Хәтта документларга кадәр шунда кала. Минем “УАЗ”ны алып киткән кеше үзе шофер булып эшләгән бугай, “дальнякка” да йөргән, салган баштан өемә кайтам, дип, машинаны кабызып утырып киткәндер инде, авылда ниндидер эш белән килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен күргәч, шикләнеп, үзе бирелгән. Алар хәбәр иткәч кенә машинаны алып киткәннәрен белдем. Машинага зыян килмәгән.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International