Яңалыклар

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Касыйм” ширкәте — 15000, “Агрохимия” ширкәте — 5000, “Строй–Мастер” ширкәте — 3500, шәхси эшмәкәр Р.Фазылҗанова — 1500, паспорт–виза хезмәте 500 сум акча күчерде.

АРЧА ШӘҺӘРЕНЕҢ көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Гөлнара Галимова (Арча), Айгөл Бариева (Өчиле), Наилә Миңнемуллина (Арча) 500әр сум акча күчерделәр.

20 СЕНТЯБРЬДӘ “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсендә 8дән 16 сәгатькә кадәр прокуратура хезмәткәрләре, юристлар, адвокатлар, нотариуслар түләүсез юридик консультация уздыралар. Телефон: 3–18–08.


Бездә әле мондый бәй-рәмнең булганы юк иде. Ачлык елларында күпме кешенең гомерен саклап калган бәрәңгенең урыны бүген дә табын түрендә. Элеккеге юл идарәсе каршында шимбә 21 сентябрьдә үтәчәк әлеге тамашада бәрәңге төп герой булачак. Биредә бәрәңгене Россиягә керттерү өчен күп көч куйган Петр I патшаны да күрә алачаксыз. Районда игелә торган сортлар күргәзмәсе оештырыла. Бәрәңге ризыклары белән бушлай сыйлаячаклар. Белгечләр аны үстерү серләре турында сөйләячәк, икенче икмәккә багышланган җырлар яңгырар, төрле конкурсларда катнаша аласыз. Шунда ук бәрәңге сату буенча ярминкә эшләячәк.
Бәйрәм 7 сәгатьтә башлана.

16 сентябрьдә төнге беренче егерме минутта Ташкичү авылы турысындагы олы юлда зур фаҗига булды. 11нче модель “Лада” машинасы шоферы борылышта идарә итеп бетерә алмый һәм кырыйга төшеп каплана. Нәтиҗә аянычлы: рульдә булган 42 яшьлек ир–ат һәм пассажиры, 18 яшьлек егет шунда ук һәлак булалар. 23 яшьлек икенче пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала, ул хастаханәгә китерелә.
— Шоферлар көзге айларда аеруча сак булсыннар иде, — ди ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Альберт Сабиров. — Хәзер төннәр бик караңгы, тизлекне арттыру үкенечле бетәргә мөмкин икәнлеген онытмагыз!

22 сентябрьдә “Татарстан кроссы—2013” дигән массакүләм ярышлар үтәчәк. Ул халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, авыл җирендә җиңел атлетиканы җәелдерү, көчле спортчыларны ачыклау максатыннан оештырыла. Безнең районда ул Арча стадионында үткәрелә.
Ярышлар түбәндәге яшь төркемнәре буенча үткәреләчәк: башлангыч сыйныф укучылары 400 метр арага йөгерәчәк, урта сыйныф малайлары һәм кызлары — 1000 м (кызлар), 2000 м (малайлар); югары сыйныфтагылар — 1000 м (кызлар), 3000 м (егетләр), VIP йөгерү — 1000 м; 35 яшькә кадәрле хатын–кызлар һәм ир–егетләр — 1000 м (хатын–кызлар), 2000 м (ир–егетләр), 50 яшькә кадәрлеләр — 1000 м (хатын–кызлар), 2000 м (ир–атлар); 60 яшькә кадәрлеләр — 400 м (хатын–кызлар), 1000 м (ир–атлар); 60тан өлкәнрәкләр — 400 м (хатын–кызлар), 1000 м (ир–атлар).
Ярышлар сәгать 10да башланачак.
Телефоннар: 3–20–33, 3–16–18. Барыгызны да кросста катнашырга чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International