Хөрмәтле салым түләүчеләр

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә милек салымы түләү срогы тәмамлана. Ләкин “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче  күп кенә гражданнар әлегә кадәр  милек, җир һәм транспорт өчен салымнарын түләмәгән.

Салымнарны түләмәү мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук тәртибе, торак пунктларның иминлеге, юллар төзүне финанслауны тоткарлауга китерә.

Салымнарны вакытында түләвегезне сорыйбыз. Аны сезгә уңайлы төрле юллар белән башкарырга мөмкин: банк бүлекчәләрендә, почтада,  партнер-банкларның электрон кушымталары, Россия Федераль салым хезмәте онлайн сервислары ярдәмендә.

Әгәр  салым түләүченең шәхси кабинетында яки почта аша  салым кәгазе килмәсә, Арча шәһәре башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез.

Бурычлар һәм пеняларны булдырмас өчен  салымнарны 2023 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 3-12-35, 3-16-25.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International