12 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залына Арча, Биектау һәм Әтнә спорт командалары җыелды.
Хуҗаларның өч волейбол командасы белән бергә барлыгы алты команда үзара көч сынашты. “Дуслык кубогы” исеме астында узган волейбол ярышларында алты команда уйнады.
Спорт ярышлары сезонын авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачып җибәрде. “Бирегә җыелган һәркемне сәламләп, быелгы сезонны ачык дип белдерәм. Ул быел волейбол ярышлары белән башланып китә. Алда әле безне бик күп күләмле спорт ярышлары һәм республикакүләм чаралар көтә”, – диде ул чыгышында.
Волейбол ярышларын оештыручы Ришат Садиков, “Сугышчан туганлык“ оешмасы вәкилләре Рашат Салихҗанов һәм Таһир Шакиров командаларга уңышлар теләп, лаеклыларның җиңүенә ышануларын белдерделәр. Бу ярышларның иганәчеләре Яңа Кенәрнең эшмәкәр егетләре иде. Алар үзләренең исемнәрен күрсәтергә теләмәделәр.
Алты сәгать барган кызу ярышлар түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды:
1 урын – Биектау, 2 урын – Әтнә, 3 урында Яңа Кенәрнең “Кедр” командасы.
19 ноябрьдә биредә кабат волейбол ярышлары узды. Яңа Кенәр авылының мәктәп спорт залында ел да уздырылып килүче традицион Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы да югары дәрәҗәдә үтте.
Әлеге уеннарның оештыручысы һәм иганәчесе – Яңа Кенәрдә гомер итүче Садиковлар гаиләсе. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар, Яңа Кенәр мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар һәм спорт сөюче җирле халык рәхмәтле.
Быелгы сезондагы беренче уеннарда Яңа Кенәр, Саба, Биектау һәм Казаннан алты команда катнашты. Министрлар Кабинеты, ди-джейлар, Садиковлар гаиләсе, “Кедр”, Саба һәм Биектау командалары кызу уеннар күрсәтте.
Спорт бәйрәмен Ришат Садиков, килгән һәр командага уңышлар теләп, ачып җибәрде. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин бирегә җыелганнарны Арча район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән сәламләп, Садиковлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гадел хөкемдарлар һәм җанатарлар, уенчыларга көч биреп һәр уенны игътибар белән күзәтте. Кызу уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде: 1 урын – Министрлар Кабинеты, 2 урын – Биектау командасы, 3 урында Яңа Кенәрнең “Кедр” командасы. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ришат Садиков, үз чиратында, килгән һәр командага һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлнур Миннебаева