Мәгариф күгенең йолдызы

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Социалистик Хезмәт Герое, райондашыбыз, танылган педагог Стелла Габдрахмановага 90 яшь тулды

Гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган тәҗрибәле мөгаллимә исемен йөртүче Яңа Кенәр мәктәбендә 17 ноябрьдә олы юбилейга багышланган бәйрәм чарасы узды. 

Стелла Габдрахманованы котларга республика һәм район кунаклары, укытучылар, укучылар һәм юбилярның балалары җыелган иде. 

Юбилей чарасы мөгаллимнең яшьлек елларын искә алып, сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алга таба, Стелла ханымны сәхнә түренә дәшеп, аңа котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.

Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов юбилярга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде. “100 елдан артык тарихы булган мәктәбебездә бүген тагын бер истәлекле вакыйга. Ә без – аның шаһитлары. Герой исемен йөртүче мәктәптә героебызның үзе катнашында искиткеч зур бәйрәмгә җыелдык. Стелла Зәкиевна, без бүген дә сезнең киңәшләргә таянып эшлибез, киләчәктә дә өметләрегезне акларга сүз бирәбез”, – диде ул.  

Район башлыгы Илшат Нуриев үз чыгышын районыбыз турындагы шигырь юллары белән башлады һәм Стелла Габдрахманованы йолдызга тиңләде. “Булганыгыз өчен, хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә”, – дип сүзен дәвам итеп, атказанган укытучыга хөрмәтен җиткерде ул. Залда утыручы укучыларга мөрәҗәгать итеп, Стелла ханым кебек герой булырга омтылырга чакырды.

Котлау сүзләрен шулай ук ТРның профсоюз оешмасы рәисе Ирина Проценко, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, район  мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, укучылар һәм юбилярның балалары да җиткерде.

Килгән кунаклар Яңа Кенәр мәктәбе музеена кереп, Социалистик Хезмәт Герое хөрмәтенә булдырылган экспозиция белән дә таныштылар. Биредә Стелла ханымның укытучылык хезмәте юлының тарихы, педагогикага керткән бәяләп бетергесез өлеше, мәктәп белән бәйле истәлекләре, укучылары белән төшкән фотолар белән танышырга мөмкин.

Стелла Габдрахманова институт тәмамлап, хезмәт юлын Яңа Кенәр мәктәбендә башлый һәм лаеклы ялга кадәр биредә эшли. “Укытучы булуыма, балалар белән эшләвемә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Эшемне, Яңа Кенәр мәктәбен, укучыларымны бик яраттым. Мин укыткан укучылар бүген зур урыннарда хезмәт куя, ә Яңа Кенәр мәктәбе зур биеклекләргә ирешеп эшләвен дәвам итә. Бүгенге матур бәйрәм өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде юбиляр. 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International