Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ташламалар

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Безгә Носы авылыннан сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан бер ветераннан шундый сорау килде.

“Ни өчен безгә торак-коммуналь хезмәтләргә бернинди дә ташлама юк? Техник газ хезмәте күрсәтү буенча гына ташлама бар. Безнең районда гына шулаймы бу? Айга бер тапкыр бирелә торган 3896 сум ЕДВ акчасы нәрсәгә генә җитсен ул?”. Без бу сорауга җавапны берничә белгеч белән сөйләшеп әзерләдек.

Район социаль яклау бүлегенең матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева аңлата.

– Лилия Тәбрисовна, иң элек “Ветераннар турында”гы законны искә төшереп үтсәгез иде.

– “Ветераннар турында”гы 5нче Федераль закон 1995 елның 12 гыйнварында чыкты. Шушы законның 16нчы маддәсе 5нче пункты нигезендә сугыш хәрәкәтләрендә  катнашучы ветераннарга субсидия-ташлама каралган.

– Нинди субсидия-ташлама ул?

– Торакка түләү чыгымнарының яртысы кире кайтарыла, ягъни сугыш хәрәкәтләре ветераннарына 50 процент күләмендә компенсация каралган.

– Төгәлрәк аңлатсагыз иде. Бу күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә дә һәм шәхси йорт хуҗаларына да кагыламы?

– Әлеге субсидия-ташлама шәхси йорты белән яшәүчеләргә каралмаган. Ә менә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бу субсидия-ташламадан файдалана.

– Ул субсидия-ташлама нәрсәләргә каралган?

– Күп фатирлы йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, подъезд җыештыру, ишегалдын карап тоту, дезинфекция, йортка агымдагы ремонт, йорт эчендәге сантехник челтәрне ремонтлау, электр челтәрен рәтләү, торак фонд белән идарә итү, домофон, йорт эчендәге газ челтәренә, җилләтү каналларына хезмәт күрсәтү, капиталь ремонтка взноска 50 процент субсидия-ташлама каралган.

– Бу ташлама ветеранның үзенә генәме, әллә аның белән яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнәме?

– Әлеге компенсация сугыш хәрәкәтләре ветеранына һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнә.

– Ә үз йорты белән яшәүче ветеранга нинди ташламалар бар?

– Аларга елга бер тапкыр газ челтәренә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү түләвенә 50 процент ташлама бар. Бу компенсация ветеранның үзенә һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнә.

– Шәхси йортта яшәүче ветераннарга торак-коммуналь хезмәтләргә башка ташламалар юкмы?

– Юк. Бу безнең районда гына түгел, башка районнарда да шулай. Закон бер. Россия Федерациясе Торак Кодексының 154нче маддәсе 4нче пункты нигезендә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Күп фатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354нче карары (06.05.2011 ел) нигезендә электр, газ, су белән тәэмин итүләр коммуналь хезмәтләргә керә һәм аларга сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарга субсидия-ташлама каралмаган.

 

Салым ташламалары

Әңгәмәдәш – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Казандагы 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

– Мөнир Әмирович, газета укучыларыбызны сугыш хәрәкәт-ләрендә катнашкан ветераннарга салым ташламалары кызыксындыра. Шул турыда аңлатсагыз иде.

– Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына РФнең Салым кодексында каралган ташламаларны әйтеп үтәм.  Сугыш хәрәкәтләре ветераннары 1 йорт һәм 1 фатир яки бүлмә, 1 гараж яки 1 гараж урыны һәм 6 сутый җир салымыннан азат ителәләр.

– Ветеран мәрхүм булган очракта аның гаилә әгъзалары бу ташламалардан файдалана аламы?

– Юк, файдалана алмый.

 

Ай саен бирелә торган түләүләр

Әңгәмәдәш – РФнең Социаль фонд (пенсия) идарәсенең Арча районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

– Рузия Илсуровна, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ) турында аңлатып үтсәгез иде.

– Сугыш хәрәкәтләре ветераны кенәгәсе булырга тиеш. Шул очракта гына аларга ай саен акчалата түләүләр билгеләнә. Ул сумма бүген 3896 сум 19 тиеш тәшкил итә. Бу акча ел саен индексацияләнеп артып бара.

– Ул нинди максатлар өчен бирелә?

– Шушы ай саен бирелә торган 3896 сум 19 тиеннең 1469 сум 74 тиене дарулар, санаторийларда дәвалану һәм транспортта йөрү өчен бирелә. Аерып карасак, социаль җыелма өчен билгеләнгән 1469 сум 74 тиеннең 1132 сум 3 тиене даруларга, 175 сум 12 тиене санаторийга, 162 сум 59 тиене транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Бу социаль җыелмадан файдаланыйм дисәң, 1 октябрьгә кадәр гариза язып, акчасыннан баш тартасың. Гариза язу өчен безгә килергә кирәк. Я акчасын аласың, я социаль җыелмадан файдаланасың.

– Ветеран мәрхүм булган очракта бу түләүләрне гаилә әгъзалары ала аламы?

– Әйе, ветеранның гаилә әгзалары – әти-әнисе, хатыны, балалары ала ала. Моның өчен ветеран кенәгәсен рәсмиләштерергә кирәк. Аларга ул сумма бүген 2125 сум 80 тиен тәшкил итә. Гаилә әгъзаларына каралган шушы 2125 сум 80 тиеннең 1132 сум 3 тиене даруларга, 175 сум 12 тиене санаторийларга, 162 сум 59 тиене транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Шулай ук 1 октябрьгә кадәр социаль җыелмадан файдалану яки алар урынына акчасын алу турында гариза язасың.  Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу акча мәрхүм ветеранның әти-әнисенә, хатынына, балаларына – һәркайсына каралган. Хәрби комиссариат тарафыннан ветеран кенәгәсе бирелгән очракта. Балалар бу түләүне 18 яшькә кадәр, укуларын дәвам итсәләр, 23 яшькәчә алалар.

– Әгәр дә ветеран хәрби хезмәт үткән вакытта вафат булса, ул очракта гаиләсе өчен ташламалар бармы?

– Хәрби хезмәттә вафат булган ветеранның гаиләсенә – хатынына, балаларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 60 процент ташлама бар. Прописка бер булырга тиеш. Моның өчен 6 ай саен алты айлык түләү квитанцияләре белән гариза язарга кирәк. Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International