Күрмиләр дип йөрмә...

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Арча районы буенча 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаручы элек берничә тапкыр урлашканы өчен хөкем ителгән 41 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Ул РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган (чит милекне яшерен рәвештә урлау) ике җинаять ясаган өчен хөкем ителде.

Әлеге ир 2023 елның маенда “Пятерочка“ кибетләреннән 90нан артык банка тушенка һәм башка продукция урлый, моны сизми калалар. Видеокүзәтү камералары әлеге каракның гамәлләрен яздырып бара. Килгән зыян – 7 мең сумнан артык.

Ул гаебен таныды. Суд аны 1 ел 6 айга каты режимлы төзәтү колониясендә тотарга дигән хөкем карары чыгарды.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Камил Хафизов,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International