Хәтерлибез, онытмыйбыз...

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне уңаеннан Арчада “Хәтер күгәрченнәре” акциясе узды.

Бу бәйрәм түгел. Тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсыз хәрәкәтне искә төшерүче көн. Шул уңайдан Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды һәм “Беренчеләр хәрәкәте” укучылары белән берлектә ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе 17 ноябрь көнне шәһәр урамнарының берсендә плакатлар тотып юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән чыктылар һәм җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар. 

“Хәтер күгәрченнәре” исеме астында узучы бу чарада Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе 

Энҗе Мөхәммәтҗанова, 

Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүле-ге җитәкчесе Лия Ильина, әти-әниләр һәм укучылар катнашты.

Акцияне үткәрү максаты – юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә имгәнүне киметү, юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгыларын уртаклашу, юлларда үлемнең кайгылы статистикасына игътибар җәлеп итү һәм кемнеңдер гомерен саклап калу.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International