Балалар безнең киләчәгебез, өметебез

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет

29 ноябрьдә Арчаның 6нчы  номерлы урта мәктәбендә балалар бакчаларының әзерлек төркеменә йөрүче балаларны бүләкләү булды.

– Менә икенче ел инде район-ның балалар бакчаларының әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәрдек, – диде район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина. – Бүген менә бу залга шул бәйгедә җиңүчеләрне хөрмәтләргә җыйналдык. Туган телне камил белү, балаларны матур, сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү һәрберебезнең изге бурычы.

Балаларны, аларның тәр-биячеләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина тәбрикләде.

Зөлфия Кәлимуллина белән Энҗе Мостафина олимпиадада җиңү яулаган балаларга бүләкләр тапшырдылар, аларга киләчәктә яңа уңышлар теләделәр.

Районда 48 балалар бакчасының 39ында белем, тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Туган телне өйрәнү дәресләре кечкенәләр төркемендә үк башлана. Шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга багышланган атналыклар үткәрәләр, конкурслар оештыралар. Туган якны, телне өйрәнү буенча махсус бүлмәләр бар. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре  аша тәрбиячеләр кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам  хисләре уята.

Бүләкләнүчеләрнең географиясе киң булуы да куанычлы хәл. Гран При ияләре – Арчаның 5нче балалар бакчасыннан Зәринә Кәбирова белән 2нче балалар бакчасыннан  Самира Мортазина. Лауреатлар – 8нче бакчадан Ранель Тимергалиев, 9нчы бакчадан Әминә Заһидуллина, Мөндештән Алисә Лотфуллина белән Әсхәт Хәйретдинов,  Түбән Атыдан Диләрә Кадыйрова, Түбән Мәтәскәдән Ильвина Тимербаева, Үрнәктән Әмирхан Галәветдинов белән Рената Әхмәтханова, Шекәдән Илдан Абдуллин, Шушмабаштан Адилә Нәкыйпова. Беренче урында – Арчаның 1нче балалар бакчасыннан Сөләйман Бәйрәмов, 10нчы бакчадан Самир Әхмәдуллин, 7нче бакчадан Рамилә Хисмәтуллина, Наласадан Гөлшат Мифтахова, Түбән Атыдан Энҗе Галиәхмәтова. Икенче урында – Арчаның 4нче балалар бакчасыннан Дарина Мәгъсүмова белән Валерия Золотых,  5нче бакчадан Марсель Галиев, 7нче бакчадан Диана Хәбирова, 9нчы бакчадан Әминә Сәйфуллина, Нәргизә Хәкимҗанова, Айзилә Габделхәева, 11нче бакчадан Адель Әхмәтгалиев, Божа балалар бакчасыннан Зәмирә Вәлиуллина, Шушмабаштан Аделина Комарова. Өченче урында – Арчаның 1нче балалар бакчасыннан Әминә Бакыева, 2нче бакчадан Азамат Рәхимов, 9нчы бакчадан Розалия Нургалиева, Ралинә Әхмәдуллина, Тимур Ильин, 10нчы бакчадан Зәйнәп Шакирҗанова, Наласадан Гөлназ Мифтахова, Түбән Атыдан Ясминә Хисмәтуллина, Яңа Кенәрдән Инзилә Хәйруллина, Пөшәңгәрдән Зәлия Хәбибуллина.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International