2003 елдан башлап һәр елны 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 2003 елның 1 ноябрендә кабул иткән коррупциягә каршы Конвенциягә кул кую өчен ачылды. Аның максаты – коррупцияне кисәтү һәм тамырын корыту.
Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куйды һәм җәмгыятьнең активлыгын арттыра торган һәм хокук тәртибе, намуслылык, сатылмау һәм аныклык принципларына нигезләнгән нәтиҗәле коррупциягә каршы көрәш сәясәтен эшләргә һәм тормышка ашырырга йөкләмә алды.
Россиядә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар системасы тормышка ашырыла, коррупциягә каршы законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла.
Конвенция таләпләрен исәпкә алып, 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы тору турында“гы 273нче Федераль закон белән коррупциягә каршы тору принципларына дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының аныклыгы һәм ачыклыгы, оештыру, мәгълүмати-пропаганда, социаль-икътисадый, хокукый һәм башка чараларны комплекслы файдалану, коррупцияне кисәтү чараларын өстенлекле куллану, дәүләтнең гражданлык җәмгыятьләре белән хезмәттәшлеге һ.б. кертелгән.
Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында“гы 34 номерлы Законда да дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге ачык булуын тәэмин итү, оешмалар, җәмәгать берләшмәләрен коррупциягә каршы көрәшне тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итүгә тарту, җәмгыятьтә коррупциягә түзеп тормый торган мөнәсәбәт формалаштыру кирәклеге күрсәтелгән.
Шуңа бәйле рәвештә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне килештерү буенча комиссия төзелде һәм эшли. Коррупциягә каршы сәясәт чаралары “2015-2024 елларда Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру“ программасы нигезендә тормышка ашырыла. Программа 9 бүлектән тора һәм чараларның 60 төрен эченә ала.
Район территориясендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар әзерләү һәм үткәрү кысаларында район башлыгы карары белән гражданнарны коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләрен аңлатуга, җәмгыятьтә коррупциягә каршы түзеп тормаслык караш булдыруга юнәлдерелгән чаралар планы расланды.
Власть органнарының ачыклыгы, булган җитешсезлекләрне тәнкыйди тану һәм ачыктан-ачык тикшерү, аларны бетерү буенча тәкъдимнәрне кабул итү халыкта ышаныч тудырырга ярдәм итә.
Илдар Нотфуллин,
район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе