Иске Кырлайга сәяхәт

2023 елның 16 декабре, шимбә

Миннефәр Дәүләтбаев: “Мин район газетасыннан башка яши алмыйм”.

Даими газета укучыларыбыз белән очрашу, якыннан танышу, алар белән кара-каршы утырып аралашу, үзебез белән таныштыру максатыннан “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән берлектә авылларга чыгуны оештырырга булдык. Сәяхәтебезне Иске Кырлайдан башладык. Кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп кешеләр белән күрешеп сөйләштек. Якты чырай белән каршы алдылар, сөенә-сөенә фикерләре белән уртаклаштылар, газетабызның эчтәлегенә кагылышлы киңәшләрен бирделәр, үзләре турында да сөйләделәр. Кызык-лы тормыш, мактаулы хезмәт юллары үткән кешеләр. Һәрберсе газета битләрендә макталуга лаеклы.

– Мин район газетасыннан башка яши алмыйм. Гомер буе язылып киләм, – дип башлады сүзен Миннефәр абый Дәүләтбаев. – Телевизор карамыйм да диярлек, китап, газета укыйм. Район газетасы булмаса, район тормышын гына түгел, күршеңдә нәрсә булганны да белмисең бит хәзер. Һәр мәкаләне укып барам.

– Мине зарыгып көтеп ала ул. Әллә ничә тапкыр чыгып карап керә икән, – диде хат ташучы Фәйрүзә Әхмәтҗанова. 

Миннефәр абый үзе 51 ел колхозда эшләгән, хәзер үз фермасын тоткан улы Зөфәргә булыша. Мөршидә апа белән 51 ел тигез гомер итәләр. Дүрт бала үстергәннәр.

Миннефәр абыйлардан соң без тагын берничә гаиләдә булдык. Гаилә башлыклары белән озаклап сөйләшеп утырдык, кызыклы фикерләр ишеттек. Иске Кырлайга сәяхәтебез турында язманы газетабызның киләсе санында дәвам итәрбез.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International