Ноябрьнең соңгы атнасында районыбыз балалар бакчаларында “Әниләр көне”нә багышланган берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр үткәрелде.
Шуларның берсендә, Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасында узган Әниләр бәйрәмендә булырга насыйп булды. Башыннан ук заманча рух белән сугарылган чара, телевидениедә баручы тапшырулар форматында дәвам итте. Чыгышларда әкият тә, чынбарлык та күрсәтелде. Балаларның рус, татар һәм инглиз телләрендә иркен чыгыш ясаулары соклану уятты.
Бәйрәм сәхнәсендә “Бәләкәч” балалар бакчасының зурлар төркеме иде. Бу – 31 сабыйдан торган иң зур төркем. Тәрбиячеләре Айгөл Шәрифуллина, Алсу Сираҗиева һәм балалар бакчасының музыка җитәкчесе Раушания Закирова балалар белән искиткеч матур бәйрәм күрсәтте.
Бәйрәм “Хәерле иртә” тапшыруы белән башланып китте һәм балалар “Төсле карандашлар” биюен тәкъдим итте. Алып баручылар ролендәге балалар һава торышы белән таныштырганнан соң, һәр бала үз әнисе белән фотога төште. Фото өчен махсус бизәлгән рамка әзерләнгән. Алга таба һәркемгә таныш “Теремкәй” әкияте заманча итеп үзгәртелеп, “Банк теремкәй” исемле тәрбияви спектакль карадык. Әкияттә уйнаган һәр бала үз ролен оста һәм җиренә җиткереп башкарды. Сәхнәләштерелгән күренешләр шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
“Дөнья тирәли сәяхәт” тапшыруында балалар рус, татар һәм инглиз телендә чыгыш ясадылар. Реклама вакытында бәйрәмгә килгән әниләр белән уеннар оештырылды. Залда утыручы һәр әни үзенең нинди дә булса осталыгын күрсәтте. Кыршау әйләндер, балачакта сөйләгән шигыреңне башкар, биредәге иң яраткан кешең белән бие, “Туган тел” җырын җырла кебек биремнәр бар иде. Ял итеп алганнан соң, “Шаян” каналын карадык: балалар татар телендә әкият күрсәтте.
Чираттагы ял минутларында әниләр һәм балалар барысы бергә Раушания Закирова тәкъдим иткән флешмобка кушылды. Бергәләп биеп алганнан соң, бүләкләү өлешенә чират җитте. Балалар бакчасы мөдире Наилә Сәмиева залда утыручы әниләрне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде һәм Әниләр көне алдыннан уздырылган бәйгедә җиңүче балаларга грамоталар бирде. Ә балалар үз куллары белән ясаган иң матур бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
Гөлнур Минһаҗева