2020 елдан бирле эшләп килүче проект кысаларында районыбызда зур медиафорум узды
Чара 30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында белгечләр катнашында әңгәмә белән башланып китте. Форумны “Мин Арча баласы” гимны ачып җибәрде.
Медиафорумның беренче өлеше Татарстан Республикасы Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәрләре Шамил Садыйков, Хәниф Абдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов, Арча районында “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина һәм “Мин Арча баласы” проекты җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин катнашындагы түгәрәк өстәл белән башланып китте. Ул бүгенге көндә районыбызда тарихны саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барылуы хакында җитди сөйләшүгә багышланды.
Алып баручы Рамил Мөхетдинов һәм залдагы укучылар тарафыннан катнашучыларга сораулар бирелде. Җанлы аралашу барышында тарихка, туган җирнең үткәнен өйрәнүгә, “Мин Арча баласы” проектының барлыкка килүенә һәм киләчәк планнарына кагылышлы сораулар күтәрелде. Арча ягы тарихын саклау буенча нинди эшчәнлек алып барыла? Ышанычлы мәгълүматны кайдан табарга? Һәр бала үзенең кече ватанының тарихы турында нәрсә белергә тиеш? Әнә шул сорауларга белгечләрдән тулы җаваплар алынды.
Файдалы әңгәмәдән соң, Эльвира Вафина проект кысаларында иң зур юнәлешләрнең берсе булган видеороликлар ясау эшендә дүртенче сезон катнашучыларын бүләкләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Алга таба районыбыз мәктәпләреннән җыелган 80 бала Укучылар сарае бинасына юл алды. Биредә алар актерлык осталыгы, видеоролик сценарийлары төзү, видеомонтаж һәм ышанычлы тарихи материаллар табу буенча осталык дәресләрендә катнашып, чараның алдагы этабына әзерләнде.
Медиафорумның төп өлеше укучыларның проект әзерләүләре иде. 20 команда кулларында булган ноутбук, телефоннан файдаланып бер тарихи объект турында иҗади презентацияләрен булдырдылар. Ике сәгать эчендә һәр команда өч минуттан артмаган презентация өстендә эшләде. Алар һәркайсы белгечләрдән торган жюри тарафыннан каралды, анализланды һәм иң яхшылары аерып алынды.
Җиңүгә лаек булган 10 команда бүләкләнде. Алар – Арчаның 2нче, 7нче мәктәбе, 5нче гимназиясе, Утар Аты, Шушмабаш, Кәче, Иске Чүриле, Лесхоз, Түбән Аты һәм Курса-Почмак мәктәпләре командалары.
“Җиңүче командалар тәкъдим иткән хезмәтләр нигезендә “Мин Арча баласы” проектының бишенче сезонында видеороликлар төшереләчәк”, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәветдинова.
Белешмә
“Мин Арча баласы” проектының 4нче сезонында
– 23 видеоролик төшерелде.
– “Мин Арчаны яратам” фотолар бәйгесе;
– “Киләчәк” рәсемнәр бәйгесе;
– “Мин Арчаны беләм” квест-уены;
– “Асфальтта рәсем” бәйгесе;
– Ребуслар чишү бәйгесе;
– “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены узды.
– Балаларны яклау көненә багышланган фестиваль оештырылды.
Гөлнур Миннебаева