Соңгы елларда районыбызда хезмәт алдынгылары слеты үткәрү матур традициягә керде
Быелгы алдынгылар слеты күп яктан аермалы, үзенчәлекле иде. Ул “Арча“ спорт комплексының зур залында табын өстәлләре артында узды.
Бәйрәмне оештыручылар хезмәт алдынгыларының күңелләрен күрү өчен зур тырышлык куйган, сый-хөрмәт тә, бүләкләүләр дә, матур җырлар, биюләр дә – бар да бар иде.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул башта агросәнәгать паркында катнаш азык һәм премикслар җитештерү заводы, “Технопарк“, “Якты Көн“ сөт эшкәртү кооперативының эшчәнлекләре белән танышты. Әлеге предприятиеләр заманча технологияләр белән җиһазланган. Алар җитештергән продукция Россиянең төрле төбәкләренә җибәрелә.
Марат Җәббаров Арча сөт комбинатында күргәннәрдән дә канәгать калды. Ул бу турыда слетта ясаган чыгышында да әйтеп үтте. “Мин комбинатта дүрт ел элек булган идем, үзгәртеп корганнан соң ул өр-яңадан төзелгән кебек“, – диде. Комбинатта 300дән артык кеше эшли, заманча җиһазлар, уңай шартлар.
Министр яңа төзелә торган чистарту корылмасын да карады. Аны җәйгә эшләтә башларга исәплиләр.