Әни дилбегәне нык тотты

2013 елның 20 сентябре, җомга
Әни дилбегәне нык тотты
Кәчедә яшәүче Гөлҗиһан Хаҗиевага 90 яшь. Район вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын юбилярга тапшырды.
Гөлҗиһан апа безне матур күлмәктән, ак яулыктан елмаеп, җылы итеп каршы алды. Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров бүләк иткән чәчәкләрдән юбилярның йөзе тагын да яктырып китте. Бергә яшәү-че кызы Нурисәнең:
— Әни безнең нык кеше булды, нәрсә әйтергә теләгәнен күз карашыннан аңлый идек,— дип әйтүе утны–суны кичкән Гөлҗиһан апаның әле дә бирешмәве турында сөйли иде.
— Тормышым тыныч булды, нервыланмадым, нервы бетерә кешене,— ди юбиляр.
“Нервы” дигәнең Гөл-җиһаннар буынына яхшы эләкте. Һәр вакыйгага үзенчә дөрес итеп бәя биреп, шул хәлдән сыгылып төшмичә, акыллы итеп чыга белгән безнең героебыз. Кортчылык белән шөгыльләнүе дә кояшлы көннәрен озайткан. Гөлҗиһанның әти–әнисе дә озак яшәп дөнья куя.
— Авылыбызда, мин үзем Шушмабашта туып–үстем, бер кортчы бар иде,— дип сөйли Гөлҗиһан апа.—Ул бал өлгергән вакытта бер телем ипи алып килегез, бал ягып бирәм, дип әйтер иде. Өстенә бал сылаган ипинең тәмлелеге, и–и, яратып ашар идек. Кечкенәдән, бал кортлары тотсаң, бал була, тамагың тук була икән, дигән уй башка сеңеп калган. Чынлап торып умартачылык белән шөгыльләндем. Беррәттән колхоз эшен дә калдырмадым. Умарта ояларын 60ка җиткердем, 10ар бидон бал алыр идем. Шакката торган хәл. Әле менә бу шөгыльдән аерылганга 2 генә ел.
Хатын–кызга бик зур хезмәт бу. Гаиләне алып барасы, балаларны карыйсы, колхоз эшенә дә йөрисе бар, бал кортларына да тәрбияне өзәсе түгел. Авылга хисапчы булып эшкә килгән Нурига кияүгә чыгып, 9 бала таба, шуның 7сен бергә–бергә исән–сау үстерәләр.
— Аллага шөкер, балаларым әйбәт, тыңлаучан булды, бер борчу–хәсрәт китергәннәре юк, шуңа яшимдер инде,— ди куанып Гөлҗиһан апа.
Ничек әйбәт итеп үстереп була балаларны? Әйбәтлекнең серен беләсе килеп, шушы ук сорауны Гөлҗиһан апаның үзенә дә бирәм. Юбилярыбыз уйланып торган арада сүзгә Нурисә кушыла:
— Әни, әйт инде, ничек иртәнге сәгать 4тән йокыдан торып, без мәктәпкә киткәнче, ә без өйдән 6да чыгып китә идек, кайнар ризык пешерүләреңне, зур табак тутырып кабартма өлгертүләреңне, эш кушып, тик тотмауларыңны... сөйлә, барысын да сөйлә. Әти юаш булса да, әни әтигә каршы сүз әйттермәде, “атагыз!” ди генә иде, әтинең абруе безнең алда югары булды, әни дилбегәне нык тотты. Әти хәрби комиссариатта да эшләде. Яңа Кенәрдә, Кече Әтнәдә яшәдек. Ул гел хөкүмәт эше белән мәшгуль иде. 57 яшьтә китеп барды. Әни абыйларга йортлар җиткереште, бик кунакчыл да булды. Урамнан үткән кешене чәй эчәргә алып керер иде.
Хезмәт белән, кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисләре тоеп буй җиткергән, әни пешергән кайнар һәм тәмле ризык белән тән сихәтлеге алып үскән балалар әйбәт була торгандыр. Гаиләнең тыныч, гаугасыз булуы да әһәмиятле.
— Әтиләре Җиһан, Җиһан, дип кенә торды. Бик әйбәт кеше иде, тату яшәдек. Үз әнием әйтер иде, ирең тавышын күтәрсә, син авызыңны яп, менә ике тәлинкә бер–берсенә тисә, тавыш чыгамы, чыга дип ике тәлинкәне кулына алып чыңгылдатып күрсәтер иде,— дип, гыйбрәт өчен сөйли Гөлҗиһан апа.
Ныклык ул зирәклек тә билгесе. Әмма нык һәм зирәкләрне дә тормыш михнәттән чүпләп калдырмый. Кайсы гына чорны алсаң да, бигрәк тә сугыш елларын, кыйналган буын ул. Шул каһәр төшкән сугыш елларында ике нәни баласын (иң олылары) җир куенына иңдерә Гөлҗиһан. Әле дә йөрәге сыкрый ул хәлләрне исенә төшерсә. Үзе ишегалдына чыгып киткәч, һаман да шул бетмәс–төкәнмәс эш, нәни кызы янып торган учактан газета белән ут ала, ут күлмәгенә каба... Һай, баланы бер дә ялгыз калдырырлык түгел шул. Бервакыт нәни улы салкын тиеп авырый башлый. Баланы күкрәгенә кысып, ат белән район хастаханәсенә чабалар. Әмма табиблар хәрби комиссариатта була. Бала белән анда барып керергә яшь йөрәк читенсенә. Сугыш чоры, кырыс вакытлар бит. Шулай итеп ана ничарадан–бичара баласын кочаклап кире кайтып китә. Анысын да үз куллары белән җир куенына иңдерә.
Бүген инде Гөлҗиһан апа ирен, ике сабыеннан башка тагын гомер иткән 3 баласын соңгы юлга озаткан ана. Күтәреп булмастай авыр хәсрәтләрне, күз яшьләрен эчкә йотып 90га җителгән. Тормыш тезләндергән вакытлар булса да егылмаган, яңадан торып, тормыш арбасына җигелгән.
Бүген алар бер гаиләдә 8 кеше. Гөлҗиһан апа, кызы Нурисә, аның ире Фәрит, аларның кечкенә кызлары, улы Рамил, килене Гөлинә һәм ике онык. Нурисә үзе балалар бакчасы мөдире, иптәше Фәрит—механизатор. Киленнәре Гөлинә декрет ялында. Олы уллары Фәнилгә йорт җиткереп, башка чыгаралар. Менә тагын икенче өйне өлгертеп киләләр.
— Олы кеше көйсезрәк була, кыен түгелме?—дип сорыйбыз Нурисә ханымнан.
—Ю–ук, бер дә кыен түгел, безнең әни яшьләрчә фикер йөртә торган кеше. Миңа да ул, азрак борчылсам, бүген ятып тор, иртән бар да үткән булыр, дип акыллы киңәш бирә,— дип җавап бирде ул.
— Ярый әле әби бар,— ди киленнәре Гөлинә. — Балаларны караша. Кечкенәсе иртән йокыдан торышка “әби–әби” дип, әби бүлмәсенә йөгерә.
Йокыдан уянуга бүлмәгә сабыйның үзенчә бытылдап килеп керүе үз кичерешләре белән яшәгән өлкән буынга кояшның үзе инде ул.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International