Дүшәмбедән җылынабыз

2013 елның 20 сентябре, җомга
Дүшәмбедән җылынабыз
19 сентябрьдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров кайбер социаль объектларның ягу сезонына әзерлеге белән танышты.
Иске Чүриле урта мәктәбе быел ныклап төзекләндерелде, яңа котельный төзелде, экономияле газ казаннары куелды. Район башлыгы мәктәптә зур эш башкарылуын билгеләп үтте, шул ук вакытта сыйфатка игътибар җитеп бетмәвен әйтте. “Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә вәгъдә итте.
— Яңа газ казаннары кую әйбәт булды, — диде Алмас Назиров. — Быел мәктәптә җылылык проблемасы булмаячак. Алдагы көннәрдә һава температурасының төшүе көтелә. Киләсе дүшәмбедән барлык социаль объектларга җылылык бирелә башлый.
Шәһәребезнең көнбатыш өлешендәге мәчет инде әзер диярлек, эчке эшләр тәмамлану алдында. Мәдрәсәгә дигән парталар, урындыклар да кайтарылган. Район башлыгы бинаны карап чыккач киңәшләрен бирде, тирә-ягын төзекләндерү эшләрен тизләтергә кушты. Мәчетне 15 октябрьгә ачу күздә тотыла, гает намазы шунда укылыр, дигән ният бар.
Алмас Назиров Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятенең яңа котельныенда, төзек-ләндерелгән тулай торакта булды. Көллият быел бөтен яктан да яңарыш кичерде. Хәзер аның үзенең яңа котельные бар, анда бик шәп казаннар куелды.
Көллиятнең үзен генә түгел, тулай торагын да таный торган түгел.
— Менә бу бүлмәләрдә җиденче сыйныф укучылары яшәячәк, — ди көллият директоры Гөлнара Гарипова. — Әти–әниләре дә бик ошатып киттеләр, өйдә дә мондый ук шартлар юк, диләр.
Көллиятнең котельные да ягу сезонына әзер.
Симетбашта яңа клуб төзелеп бетеп килә. Электриклар ут кертә, “Арча МСОсы” төзүчеләре сәхнә ясый. Район башлыгы аларга да бик вакытлы киңәшләр бирде, чөнки баганалар да чәчрәп тормаска, сәхнә иркен булырга тиеш.
Әлеге клубны төзүгә шушы авылда туып–үскән “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин зур өлеш кертә.
— Клубны 1 октябрьгә ачарга кирәк! — диде Алмас Назиров.
Шушмабаш урта мәктәбе дә быел зур яңарыш кичерә.
— Күп эшләгәнсез, — диде район башлыгы “Строй-Мастер” җитәкчесе Рамил Шәңгәрәевкә. — Әмма әле эшлисегез дә күп.
Алмас Әминович “Северный” хуҗалыгында кыр эшләренең барышы белән дә кызыксынды. Ширкәт җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин туфрак эшкәртү, бәрәңге алуның ничек оештырылуы турында сөйләде. Бәрәңгене комбайн ала, туфрак эшкәртү темпы арта.
— Кайбер хуҗалыкларда тракторларны басуга чыгарып җибәрәләр дә, оныталар, — диде Алмас Назиров. — Сөрү тирәнлеге белән кызыксынучы юк. Ә бит бу киләчәк уңыш өчен бик мөһим шарт.
Бу көнне район башлыгы Арчада күп функцияле үзәктә булды. Яңа Иябашта полиция участок инспекторы өчен төзелә торган йортны карады. Мондый йорт республикада иң беренче булып Урта Атыда төзелде. Монысы — икенче.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International