Хезмәткә бирсәң күңел

2013 елның 20 сентябре, җомга
Хезмәткә бирсәң күңел
Арча 1нче мәктәбенең актлар залында җәмәгать тәрбиячеләре бәйгесе булды. Анда Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары (Шурабаш) Әгъзам Гайфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Руслан Гыйниятуллин, район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев, “Бердәм Россия” сәяси партисе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов катнашты. Конкурсантларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова рәислегендәге жюри бәя бирде.
Җәмәгать тәрбиячесе кем ул? Алар балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торучы, авыр тәрбиягә бирелүче яшүсмерләрне шефлыкка ала, тәрбияли. Кеше баласын ничек тәрбияләп булсын, чит гаиләгә берәүнең дә тыкшынырга хакы юк, диярсез. Беренче карашка бу шулай. Әмма шундый гаиләләр бар: бала белән ата–ана арасында үзара аңлашу юк, ата–ана баласының тәртибен аңлый алмый гаҗизләнә, хәтта алар үзләре, зинһар ярдәм итегез, дип педагоглардан үтенә. Үсеп килүче яшь буын язмышына битараф калып булмый. Гаиләгә теге яки бу оешма, учреждение җитәкчесе үзе килеп хәлне белә, ярдәм итәргә әзер икән инде—нәтиҗәсе уңай булырга тиеш. Чөнки максат бер—баланы җәмгыятькә файдалы кеше итеп тәрбияләү.
Бәйгедә һәр җәмәгать тәрбиячесе слайдлар ярдәмендә үзе, гаиләсе, эше, яраткан шөгыле белән кыскача гына таныштырып, тәрбиягә беркетелгән яшүсмер һәм аның гаиләсе белән ничек аралашулары, аларны хезмәт, шөгыль белән кызыксындыра алулары турында тәфсилләп сөйләделәр. Бәйгене башлап җибәргән Әгъзам Гайфуллин:
— Үз авылыбыздан күп балалы, матди хәле авыр гаиләдәге яшүсмер белән аралашырга туры килде,— дип сөйләде. — Бүген ул Әтнә техникумында 3нче курста укый. Беркөнне хәлен белеп чыгыйм дисәм, тулай торакка түләргә акчасы юк, бәрәңге алышырга китте, диде иптәшләре. Егетнең бары тик хезмәт белән генә яшәп буласын аңлавына сөенеп кайттым. Җәен энесе белән көтү көттеләр. Эшкә батыр ул. Мари ансамблендә актив катнаша, җырлый, бии...
Ике бала әтисе Рамил Гарифуллин әнисе белән ике арада аңлашылмаучылык килеп чыккан кыз баланы тәрбияли. Яшүсмер өеннән дә чыгып киткәли, мәктәпкә укырга да йөрисе килми. Бүген кызның гаи-ләсендә рәхәтләнеп сөлгеләр, мендәр тышлыклары чигеп утыруы—бу инде яшүсмернең иҗатның, хезмәтнең тормышка ямь, тәм бирүен аңлавы турында сөйли.
Руслан Гыйниятуллин аралашкан яшүсмер чит гаиләгә тәрбиягә алынган бала. Әлеге яшүсмер мәктәпне дә бик өнәп бетерми, укытучыга дәресне дә алып барырга комачау-лый.
— Бик хезмәт сөючән бала булып чыкты ул,— дип сөйли Руслан Наил улы.—Рәсем ясый, баскетбол уйный, аларның командасы районда беренче урынны алды. Иптәшләре белән үзара мөнәсәбәте яхшырды. Комиссиядә исәптә тора иде, хәзер ул аннан төште.
Тәлгать Җәләлетдинов тәрбиясенә Казаннан кайтып Арчада яшәүче яшүсмер беркетелде. Тәлгать әфәнде үзе аучы, балыкчы, кортчылык белән дә шөгыльләнә, җәен гөмбә, җиләк җыярга да ярата. Ә мондый тынгысыз кешеләр башкаларны да кызыклы шөгыльгә тарта белә. Бүген ул аралашкан яшүсмер комиссиядән исәптән төшкән.
Альберт Җамалиев үзенә беркетелгән 16 яшьлек яшүсмер турында сөйләде:
— Сүз дә юк, катлаулы гаилә, әмма яхшылыкка омтылу бар. Егет бүген Үрнәктәге агросәнәгать һөнәри көллиятендә укый. Гаиләсенең укымас ул анда, дип җибәрәсе килмәгән иде. Техникага омтылышы сизелә, практик дәресләрдә кызыксыну уянып, һөнәри белем алып чыгар, дигән ышаныч бар. Ә һөнәрле кешегә эш җитәрлек.
— Яшүсмерләр янәшәсендә сезнең кебек ышанычлы тәрбиячеләр булуына сөенеп утырдым,— дип йомгак ясады жюри рәисе Надия Мифтахетдинова. — Намуслы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Бүгенге бәйгедә бар да җиңүче, республика бәйгесендә катнашырга лаеклы кандидатлар.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International